муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
8 Март - Әниләр бәйрәме 02.03.2017

Минем бүләк.
8 Март – Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
Ничек табарга,
Кайда чәчәк бар?
Кая карама –
Каплаган ак кар.
Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
“Гомергә – ди ул, –
Калыр йөрәктә”.
Бүген уртанчылар төркеме балалары әниләрен, дәү әниләрен бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм кичәсе җыр, бию, "Татар халкының милли ашлары", "Кем күбрәк әйтә?", "Тавыштан таны", "Үз чәчәгеңне җый" уеннары белән үрелеп барды. Балалар әниләрен котлап үзләре ясаган чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.
-
Әниемә бер җыр бүләк булсын! 01.03.2017

Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы
Сагынып көткән яз килә.
Икенче кечкенәләр төркеме балалары бүген "Әниемә бер җыр бүләк булсын!" исеме астында үткән бәйрәм кичәсендә
әниләрне, дәү әниләрне якынлашып килүче 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлап чыгыш ясадылар, матур теләкләрен җиткерделәр, тәрбияче апалары белән берлектә ясаган открыткаларын бүләк иттеләр. -
Кадерле кунаклар 01.03.2017

Бүген бакчабызга кадерле кунаклар - озак еллар буе Саба районының мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә мөдир булып эшләп, хәзерге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәребез килде. Килгән кунакларыбыз бакчабыз белән танышып аның иркен, якты,үсеп килеп килүче буынга тәрбия һәм белем бирү өчен барлык уңайлыклар тудырылуын билгеләп үттеләр. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Балаларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре, тигез итеп бию, матур итеп җырлаулары кунакларыбызга хуш килде. Бергә-бергә эшләгән чакларын искә алып, фикер алыштылар. Шушы коллективны җитәкләп баручы Миләүшә Корбангалиевнага, барлык хезмәткәрләргә матур теләкләрен җиткерделәр. Без аларга алдагы томышларында да саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, куанычта яшәүләрен телибез. Киләчәктә дә шулай аралашып, тәҗрибә уртаклашып яшәрбез дигән теләктә калабыз!
-
Гаилә бәйрәме 27.02.2017 Бүген беренче кечкенәләр төркеменә 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне, 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Гаилә бәйрәме" үткәрелде. Балалар әти-әниләрен бәйрәм белән котлап чыгыш ясадылар. Нәниләрнең мөстәкыйль чыгыш ясаулары, бию, җырлаулары әти-әниләрне сөендерде, сокландырды. Бәйрәм интеллектуаль уеннар, ярышлар белән үрелеп барды.

-
23- Февраль Ватанны склаучылар көне! 22.02.2017

Бүген бәйрәм көнендә,
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.
Зурлар төркеменең бәйрәм барышында "Йөкне елга аша чыгар", "Снайперлар", "Кем өлгер?", "Кем тапкыр?", "Оста чәчтараш" уеннары алынды. Әтиләр балалар белән бер рәттән уйнап күңел ачтылар, ял иттеләр.
-
Әтием горурлыгым! 21.02.2017

Котлы булсын, әтиләр, бәйрәм көнегез.
Без барыбыз да шул теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзегез
Шатлык өсти безнең йөрәккә.
Тормышта сез ныклы терәксез,
Безнең өчен һәрчак кирәксез.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә бүген бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәм әтиләр һәм балалар өчен күңелле уеннар, җыр, бию, шигьри котлаулар белән үрелеп барды.
-
Бәйрәм белән - Әтиләр! 20.02.2017 Бүген икенче кечкенәләр, уранчылар төркемнәрендә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балалар әтиләренә бәйрәм котлавын җыр, бию, шигырь аша җиткерделәр. Әтиләр төрле уеннарда катнаштып күңелле ял иттеләр. Бәйрәм ахырында балалар әтиләренә ясаган бүләкләрен тапшырдылар.

-
Ватанны саклаучылар бәйрәме 20.02.2017

Бер бәйрәм бар февральда
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә –
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
-
М.Җәлил - халык улы. 17.02.2017 М.Җәлил турында балаларның белемнәрен баету, аның әсәрләре белән танышуны дәвам итү; герой-шагыйрьгә карата бәяләмә бирү, аның батырлыгына соклану хисләре тәрбияләү; балаларда патриотик хисләр, Ватанны саклау теләге тәрбияләү максатыннан 13-17 февраль көннәрендә "Муса Җәлил - халык улы" атналыгы үткәрелде. Йомгаклау чарасы итеп зурлар төркеме балалары тәрбияче Фасхиева Г.Т. берлектә "Муса Җәлил - безнең күңелләрдә" музыкаль-әдәби чара үткәрелде. Балалар М.Җәлилнең танылган "Кызыл ромашка", "Күке", "Маэмай", "Әтәч" һ.б. шигырьләрен сәхнәләштереп сөйләделәр, "Кызыма", "Сәгать" җырларын башкардылар.

-
"Созвездие-Йолдызлык - 2017" конкурсы нәтиҗәлләре 17.02.2017 "Созвездие - Йолдызлык - 2017" конкурсы "Хореография" номинациясендә "Шатлык" балалар бакчасыннан "Бәхеле балачак" бию төркеме "Стюардесса" биюе белән катнашып икенче урынны яулады. Бию түгәрәге җитәкчесе Аухадиева Н.Ә. ны мәктәпкә әзерлек төркеме кызларын җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.













