муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Конферанс номинациясе 17.02.2017 "Созвездие - Йолдызлык - 2017" конкурсында конферанс номинациясендә зурлар төркеме кызлары Шарипова Язилә, Бикиева Дилә катнаштылар. Алар җырчы кызыбыз Галиакбарова Мәрьямне, биюче кызларыбызның чыгышларын бик матур игълан иттеләр.

-
"Созвездие-Йолдызлык - 2017" конкурсы нәтиҗәлләре 17.02.2017 Кичә балалар иҗат үзәгендә балалар бакчалары арасында "Созвездие-Йолдызлык-2017" конкурсының район этабы үткәрелде. Безнең "Шатлык" балалар бакчасыннан "Вокал - соло" номинациясендә мәктәпкә әзерлек төркеменнән Галиакбарова Мәрьям беренче урынны яулады һәм зона этабына үтте. Музыка җитәкчеләре Валиева Д.И., Аухадиева Н.Ә., конкурста катнашучы кызыбыз Мәрьямне чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

-
Волейбол ярышлары 15.02.2017 14 февраль конне район оешмалары командалары арасында хатын-кызлар волейболы буенча зона ярышлары башланып китте. Безнең “Шатлык” командасы кызлары ярышларда актив катнашып киләләр. Кичә "Культура" командасы белән уйнадылар. "Гимназия", "Бәләкәч" командалары белән буласы уеннарда кызларга уңышлар телибез.

-
Әти-әниләр җыелышы 15.02.2017 14 февраль көнне беренче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы булып үтте. Тәрбияче Сафиуллина Әлфия Камилевна балалар һәм әти-әниләр белән берлектә "Йомры икмәк" темасына интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге үткәрде. Эшчәнлек барышында әти-әниләр, балалар "Йомры икмәк" әкиятен презентация аша искә төшерделәр һәм тозлы камыр ярдәмендә йомры икмәк әвәләделәр. Аны мичкә куеп пешереп, әби белән бабайга күчтәнәч әзерләделәр. Аннан "Нәниләргә культура-гигиеник күнекмәләрен өйрәтү" темасына Сабирова Р.Р. чыгыш ясады.

-
Укытучылар бездә кунакта. 14.02.2017

Тәрбияче Ахметсафина Ләйсән Хазиевна балаларны сүздән аерым авазны интонация белән аерып алып әйтергә күнектерү, калын (кырыс) һәм нечкә (ягымлы) әйтелә торган тартык авазларны ишетү һәм аларны аера белү күнекмәсен булдыру. Хикәяне истә калдырып сөйләүләренә ирешү, сорауларга тулы җавап бирергә күнектерү максатыннан "Тылсымлы авазлар" исеме астында бердәм белем бирү эшчәнлеген күрсәтте.
-
Укытучылар бездә кунакта. 14.02.2017

Мәктәп белән балалар бакчасы арсындагы элемтәне ныгыту максатыннан бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә бердәм белем бирү эшчәнлеген карарга гимназиядән башлангыч сыйныф укытучысы Хусаинова Гөлфия Хәйдәровна керде. Математик кузаллау эшчәнлеге барышында Каюмова Венера Аглиевна балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү,вак кул чукларының эшчәнлеген ныгыту, 10 эчендә алу, кушуга мәсьәлә, мисаллар чишү, 20 эчендә уңайга һәм кирегә санауны, кәгазь битендә ориенталаша белү, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшләделәр. Балаларның игътибар белән тыңлап, сорауларга уйлап, дөрес җавап бирүләре, карандаш, ручкаларны дөрес тотып эшләүләре, үзләрен итәгатьле итеп тотулары турында уңай фикерләрен җиткерде Гөлфия Хәйдәровна.
-
Изучаем тему: "Транспорт" 14.02.2017

Сегодня воспитатель по обучению русскому языку Галиакбарова Альсина Фаиловна в подготовительной к школе группе в целях совершенствования умений и навыков аудирования русской речи и говорения в игровых ситуациях по теме, расширения активного словаря детей новыми существительными город, деревня, трамвай, троллейбус, новыми глаголами строит, возит, везет, совершенствования умений и навыков употреблять форму родительного падежа: у меня, у нас, у вас показала открытое занятие на тему "Город и транспорт"
-
День Святого Валентина 14.02.2017

День всех влюбленных - прекрасный повод устроить для детей интересное, развлекательное мероприятие. Сегодня наши музыкальные руководители воспользовались этой возможностью и поговорили с детьми о дружбе, товариществе, любви, отзывчивости друг к другу, познакомили детей с традициями и историей празднования праздника "Дня Святого Валентина". В конце мероприятия дети поздравили друг друга Валентинками и сказали друг другу добрые, нежные слова.
С праздником дружбы,
С праздником любви!
Мальчиков и девочек
Поздравляем мы!
-
Чаңгы - 2017 12.02.2017

Үсеп килүче буынга сәләмәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, спорт белән шөгыльләнүне арттыру, сәламәтлекләрен ныгыту, чыныктыру максатыннан бүген бистәбездә "Чаңгы - 2017" ярышы үткәрелде. Елдагыча ярыш мәктәпкәчә яшьтәге балалар узышы белән башланып китте. Безнең зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бу ярышта теләп катнаштылар. 200 метр араны әйбәт кенә килеп истәлекле бүләкләр алдылар. Саф һавада булу, яшьтәшләре белән узышу балаларга бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, сөенеч бүләк итте.
-
"Россия чаңгысы -2017" 12.02.2017

Бүгенге "Россия чаңгысы - 2017" ярышында безнең коллектив та читтә калмады. Педагоглар, специалистлар актив катнаштылар. Ярышта катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.












