муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Су буенда... 21.07.2017

Бүген уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Әнисә Әминовна, Гүзәл Хәмзевна, Ләйлә Исмәгыйлевна белән берлектә су буена төштеләр. Балалар су буенда үсүче дару үләннәре: үги ана яфрагы, ак, кара әрем, әрекмәнне күзәттеләр, аларның ни өчен файдалы булуларын искә төшерделәр. Су буендагы бөҗәкләрне, суда йөзүче үрдәк, казларны күзәтеп тирә-юньдәге чисталыкка игътибар иттеләр. Тере һәм тере булмаган табигатьнең узара бәйләнештә булуы, аны һәрдаим сакларга кирәклеге аңлатылды.
- Экспериметны с песком 20.07.2017 Сегодня дети подготовительной к школе группы познакомились со свойством сухого и мокрого песка. Узнали о том, что песок состоит из очень мелких частиц, зернышек - песчинок, может быть сыпучим, пропускать воду, а из мокрого песка можно лепить куличи, строить башни.
- Гимназиягә экскурсия 20.07.2017 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Ләйлә Исмәгыйлева белән берлектә гимназиягә экскурсия оештырдылар. Гимназия биләмәсендә үсүче агач-куакларны, берсеннән-берсе матур чәчәкләрне, мондагы матурлыкны күзәттеләр. Укытучылар һәм балаларның хезмәтенә сокланып йорделәр һәм истәлеккә фотога төштеләр.
-
"Табышмакка җавап" 19.07.2017

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының тирә-юнь турында белемнәрен кинәйтү, фикерләү сәләтен арттыру, күзәтүчәнлек, игътибарлылык, хәтерне үстерү максатыннан "Табышмакка җавап" исеме астында уен үткәрелде. Балалар табышмакка җавапны рәсемләп күрсәтү алымы белән эшләделәр. Бер табышмак та җавапсыз калмады балалар теләп, нык кызыксынып рәсемләделәр.
-
"Чиста яр " акциясе 14.07.2017

Районыбызның тирә-юнен чистарту, матурлау, ямьләндерү буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы кызлары җәмәгать эшләрендә актив катнашып киләләр. Бүген яз көне утырткан агачлар янында үскән чүп үләннәрен чабып, агач төпләрен йомшарттылар.
-
Безопасность дорожного движения 11.07.2017

Сегодня у нас в гостях был начальник отделения в Сабинском районе отдела профилактики территориального управления в г.Казани ГБУ "Безопасность дорожного движения" Ясафарова Гузель Назифовна. С детьми подготовительной к школе группы она провела образовательную деятельность по теме "Велосипед средство передвижения". Дети назвали части велосипеда, вспомнили правила поведения на дороге, отгадывали загадки, собрали пазлы знаков дорожного движения и объясняли их значения. Содержательным, познавательным, интересным было занятие. В память о встрече детям подарили книжки, памятки, светоотражающие элементы.
-
8 июль - Гаилә, сөю, тугырылык көне! 07.07.2017

8 июль - Гаилә, сөю, тугырылык көне уңаеннан халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Хәйбериева Наилә, Магсумова Сания мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын үзләренә кунаккка чакырдылар. Балаларга гаилә бәйрәменең кайчан, ничек барлыкка килүен аңлаттылар, һәр бала үзенең гаиләсе белән таныштырды, гаилә дус-тату булсын өчен нинди булырга, ни эшләргә кирәклеген кирәклеген искә төшереп кроссворд чиштеләр, үз гаиләләрен чагылдырып рәсем ясадылар.Бу очрашу күңелле, эчтәлекле булды. Очрашу ахырында балаларга исәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Спорт белән шөгыльләнеп сәламәт һәм шат яшик! 06.07.2017

Хәрәкәттә-бәрәкәт,
Тәнгә керә көч һәм дәрт.
Тәнгә - сихәт, җанга- рәхәт
Хәрәкәткә мең рәхмәт!
Җир шарында һәрбер бала
Булсын таза-сәламәт.
Ә аның нигезендә, әлбәттә,
Тора спорт һәм хезмәт.
Балаларның сау-сәламәт булып, чыныгып үсүенә бакчабызда зур игътибар бирелә. "Саулык зур байлык. Спорт сәламәтлек чыганагы" атнасы барышында балалар белән төрле спорт уеннары, ярышлар, сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча викториналар үткәрелде. Балалар уеннар аша җитезлектә, өлгеректә көч сынаштылар, сәламәт булу өчен ни эшләргә кирәклегенә төшенделәр.
-
Утырткан агачларыбыз тирә-юньне ямьләндерсен, һавабызны чистартсын 03.07.2017

Балаларның агач, куакларның табигатьтә нинди файда китерүе турында белемнәрен тирәнәйтү, кызыксынучанлыкларын үстерү, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү максатыннан Саба елгасына экскурсия оештырылды. Балалар елга буена апалары утырткан агачларны күзәтеп, аларга су сиптеләр, чишмә, елга тирәсендәге чисталыкка игътибар иттеләр. Өлкәннәрнең тирә-юньне ямьләндерү, матурлау буенча күп хезмәт куюларын билгеләп, чисталыкны һәрдаим, бөтен җирдә сакларга кирәклегенә төшенделәр.
-
Саба мәчетендә 26.06.2017 Балаларны кече яшьтән әдәп-әхлак таләпләре белән таныштыру, тәртипле, чиста, пөхтә, итәгатьле, мәрхәмәтле булырга күнектерү без өлкәннәрнең изге бурычы. Үсеп килүче буынны үз халкының дине белән таныштыру, аны олылау, ана хөрмәт белән карау, аның йолалары, гөреф-гатәтләре белән таныштыру максатыннан Сабаның “Җәмигъ” мәчетенә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән экскурсия оештырылды. Рөстәм хәзрәт балаларга ислам дине турында аңлаешлы итеп сөйләде,үгет-нәсихәт бирде!













