муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Инглиз телен өйрәнәбез 11.09.2017 Балалар кече яшьтән инглиз телен бик яратып, кызыксынып өйрәнәләр. Гөлназ Альфредовна бу көннәрдә "Танышу" темасы өстендә эш алып бара. Балалар үзләре белән иптәшләрен инглиз телендә таныштыралар, инглизчә аралашырга өйрәнәләр.

-
Икмәк-яшәү терәге 11.09.2017

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән танып белү шөгыле үтте. Балалар игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында тасвирлап сөйләргә өйрәнделәр. Ипи булмаса, табынның яме калмый, аннан башка тамак туймый. Икмәк-бөтен ризыкларның да иң кирәклесе икәненә төшенделәр. Балалар үзләре дә тозлы камырдан төрле-төрле камыр ризыклары пешерделәр. Балалар бик кәнагать калды.
Тәрбияче: Саматова Л.И
-
Өйрәтәләр мәктәпләрдә 08.09.2017 Бүген бакчабызда атналык теманы йомгаклау чарасы итеп "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә хәйләкәр төлке, соры бүре килделәр. Алар балаларга уеннар уйнатып аларның зирәк, белемле, җитез, өлгер булуларын билгеләп белем ачкычы тапшырдылар һәм мәктәптә дә тырыш, акыллы, тәртипле булырга кирәклеген искәрттеләр. Бәйрәм җыр, бию белән үрелеп барды.

-
А мы любим заниматься! 08.09.2017 Сегодня в первой младшей группе прошло первое занятие по лепке. Дети познакомились с пластилином,учились отщипывать небольшие кусочки и раскатывать их. Занятие прошло интересно,детям очень понравилось.Ведь занятие лепкой развивает мелкую моторику наших деток. Воспитатель:Хуснулина Г.Г.

-
Корбан гаете 08.09.2017

Бүген бакчабызда олы бәйрәм "Корбан ашы" үткәрелде. Алмаз хәзрәт килеп бәйрәмне Азан әйтеп башлады, балаларга вәгазьләр укыды, акыллы, тәртипле, өлкәннәрнең сүзләрен тыңлап, тәүфиклы булырга кирәклеген искәртте. Балалар үзләре дә белгән догаларны сөйләделәр, мәктәпкә әзерлек төркеменнән Хазиев Рөстәм Азан әйтте. Соныңнан бәйрәм табын артында корбан ашы белән тәмамланды.
-
"Гномикларга өй" 07.09.2017

Бүген , мәктәпкә әзерлек төркеменең конструкцияләү шөгылендә Гөлгенә Тәлгатовна "Гномикларга өйләр" темасына эшчәнлек үткәрде.Шөгыль барышында балалар кайчы белән эшләү алымнарын үстерделәр.Үзләренең фантазияләрен кулланып , төрле бизәкләр белән шешәдән ясалган өйне бизәделәр.
-
Безнең уңыш 07.09.2017 Үзен карап үстергән яшелчәләрдән мул уңыш алуы күңелле дә,рәхәт тә шул. Җәйнең эссе көннәрендә тизрәк үссеннәр дип балаларның ярыша-ярыша су сибүләре бушка китмәгән.Редискалар сусыл да,тәмле дә булып үскәннәр.

-
"Тәлинкәдә җиләкләр"
07.09.2017
Бүген рәсемне бөтен кәгазь битендә ясау сәләтен үстерү, традицион булмаган алым - бармак белән рәсем ясау сәләтен арттыру максатыннан 2 кечкенәләр төркемендә "Тәлинкәдә җиләкләр" темасына рәсемләү эшчәнлеге уздырылды. Әлеге эшчәнлектә балалар кунакка килгән чыпчыкның биремен үтәделәр, ял минутында күңелле музыкага биеп алдылар. тырышып рәсем ясадылар. (Сафиуллина Ә.К.)
-
"Йокла курчак" 05.09.2017

Бүген, икенче иң кечкенәләр төркеменең музыка шөгылендә Нурания Әюповна "Йокла курчак" темасына карата үзенчәлекле эшчәнлек үткәрде. Төркемгә кунакка курчаклар һәм куян да килгән иде. Балалар нәни курчакларны М.Мозафарованың "Йокла курчак" җырына җырлый-җырлый тирбәтергә өйрәнделәр.. Эшчәнлекнең максаты да нәкъ шуларга юнәлдерелде: балаларда күңелле көйгә карата шатлык хисе турыду, җыр эчтәлеге буенча хәрәкәтләр ясап,образга кереп, гади бию хәрәкәтләрен башкару.
-
Без балалар бакчасына килдек 04.09.2017

"Без балалар бакчасына килдек" атналыгы кысаларында зурлар төркемендә тирә-юнь белән таныштыру, әвәләү эшчәнлекләре уздырылды. Балаларның бакча хезмәткәрләренең һөнәрләре турындагы белемнәре ныгытылды,бакча хезмәткәрләренә карата ихтирам хисе тәрбияләнде. Балалар бакча буйлап экскурсия ясадылар, пластилиннан чәчәк ясап открытка бизәделәр һәм бүләкләрен бакча хезмәткәрләренә бүләк итеп шатлык хисе кичерделәр. (Фатихова Г.Х.)












