муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Көзге матур бер көндә 29.09.2017

Менә без көткән алтын көз
Урманга килеп җитте.
Агачларның яфракларын
Сарыга буяп үтте.
Миләш кызыл мәрҗән киде,
Каен — алтын күлмәген.
Һәммәсе дә яраттылар
Юмарт көзнең бүләген.
Көз агачларны буяды,
Киендерде, бизәде.
Көзгә рәхмәт әйтеп урман
Чуар яулык изәде.
Мәктәпкә әзерлек, зурлар төркемнәрендә "Көзге матур бер көндә" исеме астында бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалар көзге табигатьнең сихри матурлыгын тасвирлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Сөмбелә белән тапкырлыкта, өлгерлектә сынаштылар, бергә әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр. Бәйрәмне ямьләндереп кояш, болыт, тычкан, куян, яшелчә, җиләк-җимеш кунакка килделәр.
-
Чәчәкләр илендә! 29.09.2017

Безнең бакча биләмәсе берсеннән-берсе матур, аллы - гөлле чәчәкләргә күмелгән. Беренче кечкенәләр төркеме балалары саф hавада көзге табигатьнең матурлыгын, үзгәрешләрен кузәттеләр, бакча тирәли үскән чәчәкләргә, аларның төсләренә игътибар иттеләр. "Күбәләкләр һәм чәчәкләр" уенын уйнап алган белемнәрен ныгыттылар.
-
Хуш киләсең, ямьле көз! 28.09.2017

Балаларны татар халкының ел фасылларына караган йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү, тырыш халыкның көз көне бай уныш җыеп алуын төшендерү, кыр эшләре тәмамлангач Сөмбелә бәйрәме үткәрелүен аңлату максатыннан бакчабызда "Хуш киләсең, ямьле көз!" исеме астында икенче кечкенәләр, уртанчылар төркемендә бәйрәм иртәләре уздырылды. Балалар Сөмбеләне каршылап җыр, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, "Кем өлгер?", "Җиләк-җимеш, яшелчәләрне аер", "Гөмбәләрне таныйсыңмы?" уеннарын уйнадылар.
-
Бәйрәм белән, тәрбияче апаларыбыз! 27.09.2017

Халык милләт буламыни,
Булмаса тәрбиясе.
Тәрбиягә җан өрүче
Синдер ул- тәрбияче.
Бүген олы йөрәкле, сабыйларны үз баласыдай күреп яратучы,саклап, барлап йөртүче апаларыбызның-тәрбиячеләребезнең бәйрәмнәре.Уртанчылар төркеме балалары, тәрбияче апалары Әлфия Камилевна белән "Шатлык" балалар бакчасы коллективын котладылар.Балаларның шатлыклы елмаюларын күрү тәрбиячеләр өчен үзе зур бәйрәм.
-
"Юл билгеләре иленә сәяхәт" 27.09.2017

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Юл билгеләре иленә сәяхәткә" чыктылар. Кунакка килгән убырлыга да юл йөрү кагыйдәләре серләрен төшендерделәр. Аны шәһәр транспорты белән, юл билгеләре төрләре белән таныштырдылар, юлда йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар. Балалар белән очрашуга ЮХИДИ идарәсеннән Гузәл Ягафарова да килде. Балаларга, тәрбияче Фәсхиева Гөлгенә Тәлгатовнага эчтәленекле, кызыклы эшчәнлек күрсәткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде һәм сораулар ярдәмендә машинада балалар ничек утырып барырга тиешлеген ачыклады. Балаларның белемле булуын билгеләп бүләкләр тапшырды һәм юлларда хәфев-хәтәрсез йөрергә кирәклеген искәртте.
-
"Математика иленә сәяхәт!" 26.09.2017

Бүген , 26 сентябрь көнне, зурлар төркеме балалары , тәрбияче Фасхиева Гөлгенә Тәлгатовна белән бергә, "Математика илендә сәяхәттә" булдылар.Балалар предметларны биш саны чикләрендә санадылар.Әйтелгән сан кадәр түгәрәкләрне ике рәтле полоскаларга тезделәр, сары һәм кызыл түгәрәкләрне биш саны эчендә чагыштырдылар .Шөгыль балалар өчен бик кызыклы һәм эчтәлекле узды.Балалар бик кәнагать калдылар.
-
Ипи пешерү цехына экскурсия 26.09.2017 Бүген зурлар төркеме балалары ипи пешерү цехына экскурсиягә бардылар.Цехта эшләүчеләрнең сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладылар, ипи пешерү серләренә төшенделәр. Бу экскурсия аша балаларда игенчеләр, ипи пешерүчеләр хезмәтенә хөрмәт,ипигә сак караш тәрбияләнде. (Фатихова Г.Х.)

-
Беренче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелешы 25.09.2017

Бүген беренче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Түгәрәк өстәл артында үткән бу очрашуда "Балалар тормышында уен" темасы алынды. 2-3 яшьлек балаларга нинди уеннар уйнатырга кирәклеге, аларны үткәрү алымнары аңлатылды. Гүзәл Габдулхаевна балаларны сенсор эталоннар белән таныштыру, хәрәкәт активлыгын, танып белү эшчәнлеген үстерүче уеннарын тәкъдим итте.
-
"Көзге күчтәнәчләр" 25.09.2017

Бүген 25 сентябрь көнне мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән , тәрбияче Фасхиева Гөлгенә Тәлгатовна ,танып белү шөгылендә көзге уңыш турында сөйләштеләр, яшелчәләргә карата бирелгән табышмакларга җавап эзләделәр. Шөгыль ахырында кызлар яшелчә муляжлары ячрдәмендә винегрет һәм яшелчәле салатның ничек ясалуын аңлаттылар.
Күңелләргә якты нур өләшеп
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
-
Ярминкә - 2017 24.09.2017

23 сентябрь көнне Байлар Сабасының үзәк урамында мәгариф оешмалары ярминкә оештырдылар. Балалар бакчалары, мәктәпләр яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатмалар, кул эшләре тәкъдим иттеләр. "Шатлык" балалар бакчасы коллективы да бу чарада теләп катнашты.












