МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Гүзәллек илендә 27.11.2015

-
Бәйрәм белән, кадерле әниләр! 27.11.2015

Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.
Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 29 ноябрь көненә туры килде.
Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.Балаларыгызга һәрвакыт терәк булып, гомер буе аларның йөрәк җылысын тоеп , кадер – хөрмәттә яшәргә язсын. Ана назы – җирдә ул мәңгелек, Мәңгелек җыр – бишек җырыгыз. Без узасы юлда маяк булып гомер буе балкып торыгыз.
Ана булу – изгелекнең таҗы,
Дөньяда иң олы дәрәҗә.
Ана кеше һәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.
Ана сиңа гел яхшылык тели,
Гаепләрең булса – кичерә,
Турылыклы калыйк гомер буе
Ана дигән күркәм кешегә.
Иң изге теләкләр белән "Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы.
-
Әкият геройларын әвәлибез. 26.11.2015

Әкият геройларын әвәләгәндә танылган әкиятләрдәге геройларны кулланырга өйрәтү, элек белгән алымнарны искә төшереп аяк һәм кулларның хәрәкәтен бер-берсен тоташтыру күнекмәсен ныгыту.
-
Дусларыбызга кунакка. 25.11.2015

Бүген балалар үзләренең дуслары 1 сыйныф укучылары янына кунакка керделәр. Аларны сыйныф җитәкчесе Снежана Владимировна каршы алды. Балалар 1 сыйныфта математика дәресенең барышын күзәттеләр.
-
Мәктәп белән берлектә. 25.11.2015

Бүген мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары белән мәктәпкә экскурсиягә кердек. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең булачак укытучылары Фирдания Миннемуловна белән таныштылар. Фирдания Миннемуловна балаларны мәктәп тормышы бик катлаулы һәм шул-ук вакытта искиткеч кызыклы икәнен әйтте. Балаларны интерактив такта белән таныштырды, балалар үзләредә интерактив тактага рәсемнәр ясап карадылар.
-
Математика эшлибез. 24.11.2015

Балалар математика эшчәнлегендә хайваннарга теремкәйне төзергә булыштылар.Эшчәнлек аша балаларның логик фикер йөртү, игътибарлылыкларын , тапкырлыкларын, сөйләм телен, күзаллау сәләтләрен үстерү, мөстәкыйльлек үстерү өйрәтүе дәвам ителде.
-
Уен “Нинди тасма озын, нинди тасма кыска” 24.11.2015

-
Китап кыстыргычы. 23.11.2015

Балалар белән рәсем эшчәнлегендә китап кыстыргычы ясадык һәм китапның кайдан килүе, аны ертмаска, саклап тотарга кирәклеген; китапханәче хезмәте турында балаларның белемнәрен киңәйтү; китап карау, укуга, белемгә омтылыш тәрбияләү өстендә эш алып барылды.
-
Әниемә бәйрәм бүләге. 23.11.2015

Балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү, балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерүне күздә тотып балалар үзләренең нәни куллары белән яраткан әниләренә бүләк әзерләделәр. Алар түземсезлек белән бәйрәмне көтеп калалар.
Бүген җил дә йомшак исә,
Кояш та назлы көлә.
Тиздән җиргә иң-иң якты,
Матур бер бәйрәм килә.
-
Пазллар җыябыз. 21.11.2015





