МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Безнең белән кар бабай. 02.12.2015

Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре – кара күмер.
Дидек: “Син урам себер!”
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.
-
Кар бабай әвәлибез. 02.12.2015

-
Тәҗрибәләр үткәрәбез. 01.12.2015

Балалар сөйләм телә эшчәнлегендә кар нәрсәгә охшаганы, ни өчен салкын икәнлеге һәм ни өчен шыгырдавы турында сөйләштеләр һәм тәҗрибәләр аша кар турында бик күп мәгълүмат алдылар.
а) Карның эрүен күзәтү.
– Карны кулга алгач кар нишли? Ни өчен эри?
в) Карны бияләйгә куеп карау.
– Ни өчен озак торгач кына эри? Карга сулыш өрсәң нишли?
– Суны урамда, суыкта калдырсаң ул нинди халәткә керә?
– Бозны бүлмәгә алып керсәң нәрсә була?
-
Бүлмә температурасында кар нишли? 01.12.2015

Көн буена туктамастан
Тышта ап-ак кар ява.
Каплана кырлар, болыннар
Җир йөзе ап-аклана.
Ап-ак карлар ява, энҗе карлар
Бар табигать акка төренә.
Шундый матур дөнья
Әйтерсең лә, күктән җиргә
Йолдыз коела.
Ап-ак карлар ява....
Эйе карлар ява, әмма бер төн эчендә яңгырлар яуса, көн аз гына җылытса кар эрептә бетәргә мөмкин. Балалар да кар җылыга керүгә бик тиз эрүен ачыкладылар.
-
"Үрдәк бәбкәләре" биюе. 28.11.2015

Балалар үрдәк бәбкәләре биюен башкаралар.
-
Бәйрәм мизгелләре. 28.11.2015

Акбай чебигә әнисен табарга булышты.
-
Әниләргә бию бүләк итәбез. 28.11.2015

Балалар яраткан әниләренә бәйрәм бүләге итеп бию башкардылар.
-
"Иң кадерлем -әнием" 28.11.2015

Балаларда әниләргә карата ярату хисе, игътибарлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү, театраль күренешләр, бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту. Балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү максатыннан бүген "Миләшкәй" балалар бакчасында әниләргә карата кичә булып узды.
Чәчәкләрдән җем-җем итеп
Якты нурлар бөркелә.
Бүген безнең әниләргә
Рәхмәт әйтәсе килә.
– кадерләп үстергән өчен,
– назлы карашлары өчен,
– пешергән ашлары өчен,
– йөрәк җылысы өчен,
– барсы, барсы, барсы өчен
Рәхмәт сезгә, әниләр!
Котлы булсын бәйрәмегез,
Рәхмәт сезгә, ӘНИЛӘР!
-
Әниемә бүләк. 28.11.2015

Кадерле әниләребез!
Иң сөйкемле сүзләр – сезнеке!
Йомшак, җылы куллар – сезнеке!
Иң-иң татлы сүзләр – сезнеке!
Җан изрәткеч җырлар – сезнеке!
Сездән башка күпне белмәс идек,
Сездән башка берни кылмас идек,
Сездән башка кеше булмас идек!
Чәчәк букетлары бүләк итсәк,
Чәчәк букетлары корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,
Югалтмассыз, мәңге торыр ул.
-
"Чәчәк бәйләме" конкурсы. 27.11.2015

Ноябрь ае башлануга "Иң гүзәл чәчәк бәйләме" дип, исемләнгән конкурс игълан иттек. Конкурсның максаты әти-әниләрнең балалар белән берлектә эшләүләре, бәйрәм рухын булдыру иде. Максатыбызга ирештек, дип уйлыйбыз. Чөнки барлык әти-әнидә читтә калмаган, үзләренең фантазияләрен кулланып төрледән-төрле тасмалар, төсле кәгазьләр, табигый материаллар кулланып искиткеч чәчәк бәйләмнәре ясадылар. Вакытларын табып, хезмәтләрен куйганнары, бәйрәмгә тагында ямь өстәгәннәре өчен барлык әти-әниләргә, балаларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга табада уңышлар теләп "Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы.




