МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Ял паркына рәхим итегез! 30.12.2015

Яңгыр явып сыннарыбыз эреп бетә дигәндә генә , яңадан көннәр суытып куйды. Әмма без бөтен көчебезне куеп сыннарыбызны төзәттек Һәм менә шушындый матур "Теремкәй" исемле ял паркы барлыкка килде.
-
Кар сыннары 30.12.2015

Салкынга карамастан "Теремкәй" ял паркына куян, бака, тычкан, төлке, бүре, аю да килгән иде.
-
Яңа ел чыршысы. 28.12.2015

Рәсем эшчәнлегендә балалар бәйрәмне искә төшереп яңа ел чыршысын ясадылар. Ясалган чыршылар бик матур килеп чыктылар.
-
Яңа ел белән! 26.12.2015

Кадерле дуслар!
Сезнең барыгызныда якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмнәрегез мөбәрәк, табыннарыгыз түгәрәк, эшләрегез уң булсын! Күңелләрегез һәрчак мәрхәмәтле, йөзләрегез шатлык –куаныч нурларыннан балкып торсын. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаиләләрегез дә иминлек булсын.
Котлы булсын Яңа ел!
Гел шатлыктан торсын ул,
Бәхетле һәм мул тормышка
Күрсәтсен ул яңа юл.
Бәйрәм сәламнәре һәм иң изге теләкләр белән “Миләшкәй” балалар бакчасы коллективы.
-
"Зима" җырына биибез. 26.12.2015

Яңа ел котлы булсын!
Дөньялар тыныч торсын!
Һәр бала булсын тырыш!
Күңелле үтсен тормыш!
-
Бәхет, шатлык алып кил син Яңа ел! 26.12.2015

Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булып узды.
Бәйрәм бүген- Яңа ел,
Бөтен җиргә кар яуган.
Яңа елны каршылап,
Балалар да җыелган.
Балаларга куаныч:
Монда чыршы килгән ич!
Кабызган йолдызларын,
Балкыта ул йөзләрен.
Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,
Туган якны сагынып кыш килде.
Ак бүздәй йомшак кар белән,
Җирне биләүләп төрде.
Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,
Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,
Бездә бүген чыршы бәйрәме!
-
Кунакка Убырлы килгән. 26.12.2015

Балалар кунакка килгән Убырлы белән бик күп уеннар уйнадылар.
-
Әйлән-бәйлән уйныйбыз. 26.12.2015

Дуслар бергә җыелдык,
Бергә шундый күп булдык,
Матур җырлар җырлар өчен,
Кулны-кулга тотындык.
-
"Кар бөртекләре" биюе. 26.12.2015

Әйдә, бергә биеп алыйк
Әйдә, бергә уйнашыйк.
Бизәкле чыршы янында
Гөрлик, көлик, җырлашыйк .
-
"Җәнлекләр" биюе. 26.12.2015

Бүген бездә зур бәйрәм!
Бүген Яңа ел килә
Безнең күңелләр җырга
hәм биюгә җилкенә.




