МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Кар бабай төзибез. 11.12.2015

Балалар рус теле эшчәнлеген бик яраталар. Бүген алар янына кунакка кар бабай килде һәм кисәкләрдән төзергә, дип "Кар бабай" рәсемен алып килгән иде.
-
Кошлар-безнең дусларыбыз. 10.12.2015

Бу атна эчендә кышлаучы кошлар турында сөйләштек һәм әвәләү эшчәнлегендә кызыл түшкә сылап ясау ысулы кулланып, картонга ябыштырып дуслар әвәләдек.
-
Туган көн!!! 09.12.2015

Бүген Динараның туган көне. Аңа 3 яшь тулды.
Динара!
Туган көндә матур теләк
Булсын әле үзеңә.
Күктән кояш балкып торсын,
Нурлар сибеп йөзеңә.
-
Рус теле эшчәнлеге. 09.12.2015

Бүген рус теле эшчәнлеге вакытында балалар янына Кыш бабай килде һәм аларга уенчыклар бүләк итте . Балаларның күңелләре күтәрелде уеннары чынга ашкан кебек булды.
-
Кыш бабайдан хат. 08.12.2015

Энҗегә Кыш бабай хат җибәргән. Ул аңа акыллы, тәртипле кыз булып үсүен, исәнлек, бәхет теләгән Һәм тиздән килеп җитәрмен, дигән . Энҗе үзенең шатлыгы белән уртаклашып хатны безгә дә алып килде.
-
Миләш яратучы кызыл түш. 07.12.2015

Бу атна дәвамында кышлаучы кошлар белән танышабыз һәм беренче көн итеп миләш яратучы кызыл түшне ясадык.
-
"Юлда булсаң, уяу бул!" 04.12.2015

Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасы балалалары кунакка килгән Насыйбуллин Илнур Дамирович белән очраштылар. Балалар "Юлда булсаң, уяу бул", дип исемләнгән эшчәнлек күрсәттеләр. Эшчәнлекнең максаты: Өйрәнелгән юл билгеләрен искә төшерү, яңа билгеләр белән танышу. “ Бер яклы хәрәкәт”, “Машиналар кую урыны” билгеләрен танырга өйрәтү. Юл билгеләрен белүнең әһәмиятенә төшендерү. Транпортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту. Танып белү эшчәнлеген һәм сөйләмне үстерү. Игътибарлылык тәрбияләү иде. Без макскатыбызга ирештек һәм Илнур абыйлары балаларны мактап, бик күп беләсез икән, диде. Шулай ук юлларда сак булырга,игътибарны читкә юнәлтмәскә, юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотарга киңәш итте.
-
Юл билгеләрен таныйбыз. 04.12.2015

"Тапкырлар һәм зирәкләр" клубына сәяхәт иткәндә тукталышларда булып биремнәр чишергә туры килде . Беренче теремкәй тукталышында балалар юл билгеләрен танып әйттеләр.
-
Ак ефәктәй кыш килде. 03.12.2015

Кисеп ябыштыру эшчәнлегендә табигатьнең кышка гына хас булган үзенчәлекләре турында белемнәрен ныгыту. Балаларның иҗади, логик фикерләү сәләтен үстерү.Табигатьнең матурлыгын күрергә, аны яратырга, кош-кортларга ярдәмчел булырга өйрәтү максатыннан чыгып балалар белән түгәрәк дискалар кулланып кар бабай һәм чыршы кисеп ябыштырдык.
-
Кар бөртекләре ясадык. 02.12.2015





