МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Еллык эшкә анализ 12.01.2017

Мәктәп җитәкчесе Зиганшин А.Р. еллык эшкә нәтиҗә ясап, авыл җирлегенең отчет җыелышында чыгыш ясады. Әлеге чыгышта мәктәптә башкарылган эшләр, башкарыласы эшләр хакында бәян ителде.
-
Нинди саф һава... 11.01.2017

Дәрестән тыш эшчәнлек белән шөгыльләнә башлаганчы, саф һавада йөреп керү күпкә файдалы. Бер төр эштән, икенче төргә күчү өчен менә дигән ял. Ялны төрлечә оештырырга була, ә менә без саф һавада уеннар уйнарга булдык. Көненә генә күз салыгыз...
-
"Салават күпере"ндә 10.01.2017

"Салават күпере"ндә җәй айларындагыча җылы, кояшлы, якты. Су коену теләгебез кыш көне дә сүрелми, киресенчә, арта гына бара. Шуңа да без янәдән биредә, "Салават күпере"ндә. Әйдәгез, сез дә безгә кушылыгыз! Сәламәт булыйк!
-
Рус теленнән семинар 06.01.2017

ОГЭга әзерлек кысаларында башкарыла торган эшләр бихисап. Укучылар белән шөгыльләнүнең барлык вариантлары да карала. Район мәгариф бүлеге методистлары киңәше белән бүген мәктәпләрдә рус теленнән семинар үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары белән Ә.Сәгыйди исемендәге Кошман төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Розалия Зөфәр кызы шөгыльләнде. Мондый семинарлар укучыларга җаваплылык өсти.
-
Шугалакта... 05.01.2017

Районыбызның боз шугалагы үзенең ишекләрен ачты. Барлык укучылар да шугалакка теләп йөриләр.
-
ОГЭга әзерлек 03.01.2017

ОГЭга әзерлек эшләре даими үткәрелә. Бергә булганда барысын да җиңәргә мөмкинлекләр күбрәк. Вакытны бушка үткәрмәскә генә кирәк.
-
Кышкы лагерь 02.01.2017

Укучылар өчен кышкы лагерь 2.01.2017 - 8.02.2017 көннәрендә эшли. Биредә укучыларның логик фикерен, уйлай сәләтен үстерү буенча төрле фәннәрдән уеннар тәкъдим ителәчәк. ОГЭга әзерлек һичшиксез беренче планда. Күңелле яллар сезгә!
-
Россиякүләм тыюлыклар дәресе 27.12.2016

1-9 нчы сыйныфларда Россиякүләм тыюлыклар дәресе үтте. Укучыларга Татарстандагы тыюлыклар турында мәгълүмат җиткерелде. Әлеге дәрес укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 27.12.2016

Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңаел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез.
-
Бәйгегә әзерлек 23.12.2016

Район оешмалары һәм мәктәпләр арасында Яңа елга әзерлек буенча ел саен бәйге игълан ителә. Мәктәп коллективы быел сихри аланга төрле әкият геройларын чакырды. Әлеге сихри аланда бәйгегә бәя бирүчеләр дә булып китте.












