Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Тукай оныклары 24.04.2025

Безнең "Ләйсән" балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә "Тукай геройлары " дигән темага рәсемнәр ясадылар; әдипнең әсәрләрен өйрәнделәр. Йомгаклау чарасы буларак, "Тукай оныклары" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды, төрле уеннарда балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле, Су анасы күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.
-
Җиңү тәрәзәләре 23.04.2025

Җиңү тәрәзәләре
-
22 апрель – Җир көне 22.04.2025

Бакчабызда 22 апрель – Җир көнен билгеләп үттек. Балалар бакчасында безнең төп бурычларның берсе - балаларны кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре турында уйланырга, планетабызны саклый алуларын тоярга өйрәтү. Җир көне-чиста су, Җир һәм Һава бәйрәме. Без, кешеләр, һичшиксез, табигатькә рәхмәтле булырга тиеш. Ә безнең рәхмәтебез, аны саклауда чагылырга тиеш.Экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында уйланырга тиешбез.
-
22 апрель - Бөтенроссия өмә көне. 22.04.2025

22 апрель - Бөтенроссия өмә көне. Өмә-коллективны берләштерүче традиция. Санитар-экологик икеайлык кысаларында «Ләйсән» балалар бакчасы коллективы территорияне җыештырырга чыкты. Чәчәкләргә дә, үләннәргә дә җан керттек.
-
"Синең гамәлләрең" акциясе 21.04.2025

"Синең гамәлләрең" акциясе бүгенге көннән башланып китте. Без балалар белән үз мәйданчыгыбызны чистарту өстендә эшне дәвам иттек. Мәйданчык чиста булып, әгәр аның янындагы территория чүпле булса матурлык югала. Шуңа күрә балалар бакчасы хезмәткәрләре бакча яны террриториясен чүптән арындырды.
-
Фән сәгате 18.04.2025

Фән сәгате. Тәҗрибәләр һәм экспериментлар көне.
Без бүген "Гадәти кәгазь" дигән тәҗрибә үткәрдек. Максатыбыз кәгазьнең үзлекләрен төрлечә тәҗрибә ясау юлы белән күзәтеп, нәтижә ясый белу кунекмәләрен устерү, тәҗрибәләр үткәреп карау аша балаларның мөстәкыйль фикер йөртә белү, уйлау, хәтердә калдыру сәләтен, игътибарын, тирә-юньне кузаллауларын киңәйтү иде. Балалар бик актив булдылар, аларда тәҗрибә үткәрү зур кызыксыну уятты. -
Патриотик тәрбия 17.04.2025

"Җиргә яшеллек бүләк ит" акциясе кысаларында без бүген патриотик тәрбия бирү максатыннан авыл мәдәният йорты каршындагы мемориаль такта янына бардык. Сугышта һәлак булган авылдашларны искә алдык, аның янын чүптән арындырдык һәм яшелләндерү өчен язгы чәчәкләр утырттык. Чәчәкләр — матурлык һәм үлемсезлек символы.
Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. -
Яшел балалар бакчасы 16.04.2025

Бу атнада "Җиргә яшеллек бүләк ит" акциясе дәвам итә. Безнең балалар бакчасында "Яшел балалар бакчасы" акциясе игълан ителгән иде. Балалар белән чәчәк орлыклары чәчтек. Алар су сиптеләр, беренче шытымнар күреп сөенделәр, күчереп утырттылар. Мәйданчыкта да яшел чиоәм үссен дип көн дә күркәләр җыябыз. Өлкәннәр дә читтә калмады: җиләк уңышын арттыру өчен тырыштылар.Тиздән балалар бакчабыз матур чәчәкләр белән ямьләнер, "яшел келәм" җәелер.
-
"Җиргә яшеллек бүләк ит" акциясе 14.04.2025

Бүгеннән "Җиргә яшеллек бүләк ит" акциясе башланды. Презентация карап табигатьнең ни өчен елаганын аңладык, балалар белән әңгәмә үткәрдек һәм эколяталар белән бергә табигатьне саклауга һәм яшелләндерүгә үз өлешебезне кертәбез дигән нәтиҗәгә килдек. Үзебезнең эмблемабызны булдырдык. Балалар бик шатланып аны рәсемгә төшерде.
Барыбыз да табигатьне яшелләндерүгә үз өлешебезне кертсәк иде! -
12 апрель - Космонавтика көне 11.04.2025

12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне кеше беренче тапкыр космоска очкан. Безнең балалар бакчасында, космонавтика атналыгы буенча балалар белән әнгәмәләр үткәрелде, презентация, шулай ук әлеге темага кагылышлы матур рәсемнәр каралды, кул эшләре эшләнелде, төрле кызыклы уеннар уйналды, «Космонавт булырга телибез!» дип исемләнгән спорт күңел ачу чарасы узды. Анда аларга үзләренең җитезлекләрен, осталыкларын һәм тапкырлыкларын күрсәтергә туры килде









