Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Бергә яктырак" конкурсы 13.10.2025

Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Зур шәһәр утлары" номинациясендә "Бергә яктырак" конкурсында катнаштылар. Мондый чарада катнашу балаларга энергияне сак тотуның мөһимлеген аңларга ярдәм итә. Катнашу алдынннан электриклар һөнәре турында сөйләштек. Безнең максат: балаларның энергетика өлкәсендәге хезмәт кешеләре турында күзаллауларын үстерү, электр энергиясенең көнкүрештә кулланылуы турындагы белемнәрен камильләштерү, балаларның логик фикерләүләрен үстерү, грамотага өйрәтү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре бирү, сакчыллык һәм хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү иде.
Кайбер балалар әти-әниләре белән дә өйдә электр турында сөйләшеп рәсемгә төшерделәр. -
Көзге күзәтүләр 06.10.2025

Табигатьтә алтын көз. Елның әлеге фасылы – иң матур һәм могҗизалы вакыт! Агачлар алтын-сары төскә күмелгән, урманга көз-рәссам килгән, һәр яфракның үз төсе. Үсемлекләрдәге көзге үзгәрешләр, яфраклардагы көзен төсләр төрлелеген күререгә өйрәтү, яфраклы һәм ылыслы агачларга аңлатма бирү, туган ягыбызда үсүче агачлар белән танышу, укучыларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек, сөйләм телен, хәтер һәм логик фикерләү сәләтен үстерү, сәламәтлелекләрен ныгыту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан бүген "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар мәйданчыкка экскурсиягә чыктылар.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2025

Бүген, Өлкәннәр көнендә, безгә кунакка безнең балалар бакчасында күп еллар эшләгән һәм лаеклы ялга чыккан коллегаларыбыз килде. Алар балаларның концерт номерларын карап ял иттеләр.Бакчада тәрбияләнүче балалар кунаклар өчен чын бәйрәм әзерләделәр: күңелгә үтеп керерлек шигырьләр сөйләделәр, матур биюләр башкардылар, җырлар җырладылар, үзләре нәни куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Кунакларыбыз нәни артистларыбызга талантлары һәм күңел җылысы өчен рәхмәт белдерделәр!
Бу көн барыбыз өчен дә чын бәйрәмгә әверелде, чөнки ул безгә өлкән буыннарны хөрмәт итү һәм кайгыртуның мөһимлеген искә төшерде. -
1 нче октябрь-Халыкара өлкәннәр көне 01.10.2025

Безнең өчен бик якын, хөрмәтле булган, өлкәннәребез, бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләребез,бабайларыбыз! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз!
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер якты тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр. -
"Беренчеләр хәрәкәте" бездә кунакта 26.09.2025

«Минсагит Закир улы Шакиров исемендәге Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесеның "Беренчеләр хәрәкәте" бездә кунакта булдылар. "Беренчеләр хәрәкәте" турында сөйләделәр, Барсик белән таныштырдылар, балаларга яңа һәм кызыклы белемнәр алырга ярдәм итүче искиткеч дәфтәрләр бүләк иттеләр. Алда балаларны күп кенә якты, онытылмас вакыйгалар көтә, алар дуслары, гаиләләре, педагоглары, мәктәп кураторлары белән иң зур командага – Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте командасына берләшәчәкләр!
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы 20.09.2025

Юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган атналык 15-21 сентябрь көннәрендә илнең бөтен территориясендә,шул исәптән безнең балалар бакчасында да узды.Куркынычсызлык атналыгы кысаларында әти - әниләр җыелышы үтте,балалар белән өстәл уеннары,пазллар төзелде,куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде.
-
Язучы да Алиш, батыр да 16.09.2025

Без дә бакчабызда балалар язучысы А. Алишны искә алдык. Балалар язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Алишның балалар өчен язылган әкиятләрен карадылар. Үзебезнең балалар сәхнәләштергән "Койрыклар" әкияте дә балаларда матур тәэсирләр калдырды.Без аны кабат экраннарда яңарттык. Максатыбыз язучы иҗаты белән танышуны дәвам итү, балаларның Алиш әкиятләре турындагы белемнәрен ныгыту, киләчәк буын кешеләрендә әниләргә карата ихтирамлылык, дуслыкның кадерен белү, сер саклый белә кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү иде.
-
Белем көне 01.09.2025

1 сентябрь – Белем көне, Белем бәйрәме.Белем бәйрәме – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет, ди бит татар халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк!
-
Татарстан Республикасы көне 30.08.2025

Безнең балалар бакчасында, 30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көне алдыннан, шулай ук тәрбияләнүчеләрдә туган як турында тулы күзаллау формалаштыру, танып белү, кече Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү максатында «Минем Республикам – минем Татарстан» исеме астында төрле чаралар узды.Чаралар балаларны Татарстан флагы, гербы белән таныштырудан башланды.Шулай ук балаларга җанга якын туган җир – Ватан турында сөйләнелде, Фәнис Яруллинның “Татарстан байрагы” дигән шигырь укылды. Балалар туган якның традицияләре һәм гореф-гадәтләре, халыклары, табигате турында мавыктыргыч уеннар уйнадылар, картиналар карадылар.
-
Террорга каршы өйрәнүләр 28.08.2025

2025 елның 28, 29 август көннәрендә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы приказы белән барлык мәгариф оешмаларында террорга каршы өйрәнүләр уздырыла. Бүген әлеге мөһим өйрәнү безнең балалар бакчасында да үтте. Балалар бакчасы мөдире үз чыгышында фаҗигале хәлләрне булдырмау, килеп чыккан очракта, югалып калмыйча, паника тудырмыйча, гадәттән тыш хәлләрдән югалтуларсыз чыга алуның юлларын әйтеп үтте. Һөҗүм булган очракта тиешле урынга качарга, эвакуация булганда, тиз арада чыгып китәргә тиешлеген ассызыклады









