Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Татарстан Конституциясе көне 05.11.2025

Балалар бакчасында Татарстан Конституциясе көне-үзенчәлекле вакыйга. Балалар безнең Конституцияне гарантияли торган хокукларның һәм ирекләрнең әһәмияте турында белделәр. Бу өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә мөһим, чөнки алар җәмгыятьнең бер өлеше һәм аларның да үз фикерләре бар.
Мәктәпкә зерлек төркеме балалары белән Р. Т. Конституция көненә багышланган әңгәмә үткәрдек, шигырьләр укыдык. Татарстан гимнын тыңладылар. Мондый әңгәмәләр балаларда үз илең өчен горурлык тәрбияли, ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт, Татарстан тарихы белән кызыксыну уята. -
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. 03.11.2025

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.1нче ноябрь көнне безнең балалар бакчасында, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан,төрле чаралар булып узды. Ватаныбызның зур, матур икәнен, аның тарихи вакыйгаларга бай булуы турында мәгълүмат бирелде. Традиция буенча, Россия гимны яңгырады, аннары кыскача бәйрәмнең тарихы белән таныштырылды, әңгәмә үткәрелде Төрле милләт вәкилләренең костюмы кигән курчаклар да кунакка килгән иде .
-
Киемеңә фликер беркет, бу синең җансакчың! 27.10.2025

Балаларыбызның иминлеге-ата-аналарның һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренең төп кайгыртуы. Көзге-кышкы чорда көн бик тиз кыскара. Баланы тәүлекнең караңгы вакытында юлда куркыныч хәлләрдән саклауның мөһим ысулы - киемдә фликерлар кию.
Киемеңә фликер беркет,
Бу синең җансакчың! -
Китапханәдә кунакта 23.10.2025

23 нче октябрь көнне, Чирмешән лицееның 2 нче а һәм 3 нче а сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчеләре Зиннурова Н.С., Гыйрфанова Г. С.) Лашман авылы китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханә мөдире Фәйрушина Гөлүсәр Максум кызы яшь артистларны карарга безне дә кунакка чакырды. Лицей укучылары яшь тамашачыларга "Шалкан", "Төлке белән Бүре" әкиятләрен күрсәттеләр.
-
“Сөмбелә” бәйрәме 21.10.2025

яБүген безнең балалар бакчасында “Сөмбелә” бәйрәме булып үтте.Сөмбелә- бәйрәме иген-кырлардан уңышлар җыелып беткәч уздырыла. Көзге муллык - уңыш - басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, жиләк - җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур. Бу бәйрәм туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияли, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыта. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыра.
Безнең балалар да бәйрәмдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кунакка килгән Сөмбелә дә, Карачкы да балалар белән төрле уеннар уйнады, табышмаклар әйтеп, тапкырлыкларын сынады -
Халыкара повар һәм кулинарлар көне. 20.10.2025

20 октябрьдә Халыкара повар һәм кулинарлар көне.Районның барлык тармакларында хезмәт куючы поварларны, шулай ук үзебезнең балалар бакчасында күп еллар хезмәт куючы Илхамия Гариф кызын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.Повар һөнәре - зур осталык, түземлек, көч таләп итә торган эш. Илхамия апабыз үз эшенең остасы. Ул безне көн саен тәмледән-тәмле ашлар, боткалар, салатлар белән сыйлый.
-
Әтиләр көне 19.10.2025

19 октябрьдә Россиядә әтиләр көне билгеләп үтелә. Мөһим, игелекле һәм кирәкле бәйрәм әтиләрне хөрмәтли, югарыга күтәрә.
Яхшы әти булу - ир-ат тормышында иң җаваплы һәм кирәкле вазыйфа, улларына үрнәк, кызларына игелекле тылсымчы булу. Боларның барысын да мәхәббәт һәм сабырлык белән өйрәтергә, сөйләргә, якларга, аңлатырга һәм эшләргә - моны бары тик әтиләр генә булдыра ала.
Барлык әтиләрне бәйрәм белән котлыйбыз, алар белән горурланабыз һәм бары тик бәхет һәм сәламәтлек кенә телибез! -
Халыкара икмәк көне 16.10.2025

16 октябрь - халыкара икмәк көне билгеләп үтелә ! Икмәк-барлык ризыкктан да өстен. Бу гаилә учагының җылысы, уртак табынның шатлыгы һәм буыннар хәтере. Бүген-бу турыда искә алу һәм тормышыбызны уңайлырак һәм туклыклырак иткән кешеләргә рәхмәт әйтү өчен үзенчәлекле көн!
Ипи һәрвакыт йомшак, хуш исле булсын, якыннарның йөрәкләрен берләштерсен! -
Икмәк пешерү цехына экскурсия 16.10.2025

Балалар икмәк пешерү цехына кызыклы экскурсия ясадылар, ул һәр иртәне район халкын яңа пешкән икмәк белән тәэмин итә. “Икмәк – һәрнәрсәнең башы”, – ди халык мәкале. Балалар хуш исле икмәк пешерү – моның бик зур хезмәт икәнен беләләр иде инде. Һәм менә аларга кешенең төп продуктын ничек ясауларын үз күзләре белән күрергә мөмкинлек туды. Производство бинасы янына килеп җиткәндә үк без ипи һәм сөтнең искиткеч хуш исен тойдык. Технолог балаларга гаять зур чаннарда камырның ничек катнашуын, аннан ипи һәм батоннарның ничек формалашуын һәм аларның ничек пешерелүен сөйләде һәм күрсәтте.
-
"Күңелле уеннар" 15.10.2025

Лашман мәдәният йортында балалар өчен "Күңелле уеннар" уен программасы уздырылды. Балалар өчен уеннар күңел ачу гына түгел. Ул уен аша дөньяны танырга, дус булырга, яратырга һәм күңел ачарга өйрәнә. Шуңа күрә балалар уеннарын сайлауга яшь үзенчәлекләрен һәм ситуациясен исәпкә алып, бик җаваплы һәм игътибар белән якын килергә кирәк. Без анда балалар белән "Жмурки", "Кайнар бәрәңге", өстәл һәм башка уеннар уйнадык.









