Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
15 май - Халыкара гаилә көне. 15.05.2025

15 май- Халыкара гаилә көне.
ГАИЛӘ-ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Кош канаты-пар белән, ир канаты-яр белән.
ГАИЛӘ- ул җан тынычлыгы таба торган урын.
ГАИЛӘ- ул бик нык яраткан эшеңне эшләп арыганнан соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын.
ГАИЛӘ- ул менә шушы дөнья мәшәкатьләреннән, борчуларыннан, дөнья тигезсезлеге, гаделсезлек, хәсрәтләнүләрдән ял итә торган урын. -
"Ат- аның юлдашы", диләр андый кешеләр турында. 13.05.2025

"Ат- аның юлдашы", диләр андый кешеләр турында. Безнең төркемдә дә шундый гаиләләр бар. Аерым Газизов Сирин турынла сөйлисе килә. Бүгенгесе көндә махсус хәрби операциядә булса да, яшьтән үк атларны үз итеп, аларны кайгыртып үскәнгәме, ул атларны ташламый. Якын дуслары һәрвакыт ярдәмнәреннән ташламыйлар. Сирин яшь вакыттан ук Сабантуй бәйрәмнәрендә ат ярышларында беренчелек сафыннан төшмәде. Хәзер дә үзенең сабыйларын атларны яратырга, хөрмәт итәргә өнди.Атлар яратучы егет максатчан, үҗәт, тынгысыз булуы белән иптәшләреннән аерылып тора. Сириндәге максатчанлык, үҗәтлек, тынгысызлык сыйфатлары киләчәктә дә зур уңышлар китерер, дип ышанабыз. Исән-сау кайт, Сирин!
-
"Минем яратканым" фотоконкурс 12.05.2025

ЭКОяз" марафонының “Хайваннарны кайгырту" атнасына да килеп җиттек. Йорт хайваннарына мәхәббәт-бөек хис. Ул олыга да, балага да киң күңелле, гаделрәк, җаваплырак булырга ярдәм итә. Хайваннарга карата кайгырту, яхшылык, кызгану балачактан ук салына. Әгәр кечкенә бала кайгыртырга, яратырга, кызганырга өйрәтелмәгән икән, аңарда бу сыйфатларны үсмер чакта, бигрәк тә олы яшьтә тәрбияләү кыен булачак. Шуңа да әти-әниләр белән безнең максат-балаларда хайваннарга карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларда кайгыру, мохтаҗларга ярдәм итү теләген үстерү.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында "Минем яратканым" дип исемләнгән фотоконкурс оештырдык. -
9 Май - Җиңү көне 08.05.2025

Лашман авылы мәдәният йорты каршындагы яңартылган Билгесез солдат һәйкәле һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм исән кайтып вафат булган батыр авылдашларыбыз исемлеге язылган мемориаь такта янында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Без дә, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм бакча хезмәткәрләре, бу чарадан читтә калмадык .9 Май-Җиңү көне-безнең һәрберебез өчен изге бәйрәм һәм без, илебезнең бүгенге гражданнары, Җиңү турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш.Бәйрәмнәр мөбәрәк, ил-көннәребез тыныч , күкләребез аяз булсын, йорт-җиребездән бәрәкәт китмәсен.
-
"Чүпләмә-табигатьне яшеллеккә төрендер" акциясе. 07.05.2025

"Чүпләмә-табигатьне яшеллеккә төрендер" акциясе. Балалар бакчасы чиста, матур булсын дип, чүптән дә арындырдык, яшеллеккә күмәргә булдык. Күләгәсендә рәхәтләнеп ял итәрбез.
-
Бөек Җиңүгә 80 ел! 07.05.2025

Бөек Җиңүгә 80 ел! Җиңүнең 80 еллыгына багышлап.
-
Чишмәләрне төзекләндерү 06.05.2025

Санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр дәвам итә. Без дә “Чишмәләрне төзекләндерү” марафоныннан читтә калмадык. “Калай” чишмә буен чистарттык. Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит - кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Күрәсең, шуңадыр кешелек дөньясы элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш, әҗер-савап саналган.
-
Җиңү көнен каршылап 05.05.2025

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү, 9нчы Май бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм сугыш кырыннан исән кайткан авылдашларыбыз исемлеге язылган мемориаль такта яңартылды.Мемориаль такта - тарихи-патриотик проектның бер өлеше генә. Аның бурычы - үсеп килүче буынга тарихи кыйммәтләребезне бозмыйча саклау һәм тапшыру. Шушы максаттан без бүген экскурсиягә бардык. Мемориаль такта һәм билгесез солдат һәйкәлен якыннан күреп кайттык.
-
«Тынычлык, хезмәт, май " атнасы 30.04.2025

«Тынычлык, хезмәт, май " атналыгында без йорт алды территорияләрен төзекләндерү чараларында актив катнаштык. Әти-әниләребез белән берлектә табигатебезне саклауга һәм яшелләндерүгә өлеш керттек
-
«Эколяталар» - табигатьне яшь саклаучылар көне 25.04.2025

25 апрель Россиядә Бөтенроссия «Эколяталар» - табигатьне яшь саклаучылар көне дип игълан ителде. Бүген «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән "Табигать дуслары" дигән экологик сәяхәт уздырылды. Бәйрәмгә әкият геройлары “Шалун”, “Елочка”, “Умница” һәм “Тихоня” килделәр. Алар балаларның экология турындагы белемнәрен, туган якларына мөнәсәбәтләрен һәм табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен белүләрен тикшерделәр









