Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
1 июнь - Балаларны яклау көне 31.05.2025

1 июнь - кояшлы җәйнең беренче көнендә, балачакның иң матур бәйрәме – Балаларны яклау көне. Шушы матур бәйрәм белән һәммәбезне дә, дусларым! Бәйрәм уңаеннан кечкенә дусларга без авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе белән берлектә " Бәхетле балачак" исемле бәйрәм уздырдык.Бәйрәм бик күңелле узды. Ярышлар, уеннар белән үрелеп барган бу бәйрәм, балалар күңелендә озак сакланыр әле. Нәни дусларга бәйрәм бик ошады, аларның күзләрендә нур, шатлык, куаныч, бәхет чаткылары уйнады.Бәйрәмгә килгән әниләргә дә вакыт табып килгәннәре өчен зур рәхмәт.
-
Сау бул, бакча! 30.05.2025

Бакча белән саубуллашу көне,
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу — олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя язмышны. -
28 май - Чик сакчылары көне. 28.05.2025

Ел саен 28 майда Чик сакчылары көне билгеләп үтелә. Бу чикләрне саклаучыларның һөнәри бәйрәме, алар гомерләрен куркыныч астына куеп дәүләтнең бөтенлеген саклыйлар. «Ләйсән» балалар бакчасында чик сакчылары көненә багышланган тематик көн узды. Көн дәвамында түбәндәге чаралар үткәрелде: чик сакчылары турында әңгәмә, презентацияләр карау, нәфис әсәрләр уку.
-
"Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләбез һәм үтибез" гаилә рәсем конкурсы 22.05.2025

Бүген мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бәйгегә йомгак ясалды. Балаларның юл -транспорт травматизмын профилактикалау максатында "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсенең Чирмешән районындагы бүлекчәсе һәм Россия эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә "Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләбез һәм үтибез» дип аталган гаилә рәсем конкурсы үткәрелде. Мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Д.Х. Максумова , Нурлат шәһәрендә Татарстан Республикасы "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ территориаль идарәсенең Чирмешән профилактика бүлеге башлыгы Г. Ф. Кәбирова җиңүчеләрне бүләкләде.
Безнең балалар бакчасыннан “Юл билгеләре-безнең дуслар” номинациясендәБайкеев Даян Рәмис улы 1 нче урынны яулады. -
«Чиста чишмә» акциясе 21.05.2025

«Чиста чишмә» акциясе чишмәләрне чиста суның мөһим чыганагы буларак сакларга чакыра. Ул һәр кешенең табигатьне саклау өчен җаваплылыгын аңлавына һәм су ресурсларына сакчыл каравына юнәлдерелгән. Без дә, язның матур кояшлы көнендә “Чишмә чистарту” көне уздырдык. Чишмә буйларын чистарттык, аның сихәтле суын карадык.
Су чыганакларын чиста тотыйк, чүп-чардан арындырыйк! -
«Серле су» тәҗрибәсе 20.05.2025

Безнең “Ләйсән” балалар бакчасында экспериментлар үткәрү еш кулланылына, хәзерге вакытта ФГОС таләп иткәнчә группада экспериментлар үзәге бар. Бүген без «Серле су» дигән тәҗрибә үткәрдек. Тәҗрибә үткәрү барышында балалар суның үзлекләре (төсе, исе, тәме) һәм аның торышы (сыек, каты, пар) белән таныштылар. Практик эшчәнлек барышында кар һәм бозның суга ничек әйләнүен, суда эрүен һәм суның нинди формага әйләнүен күрделәр. Төрле уеннар аша аны ныгыттылар.
-
20 май - Идел елгасы көне. 20.05.2025

20 май зур елгабыз-Идел елгасы көне. Бу искиткеч матур, зур, гаҗәеп табигать үрнәге. Ул – өч тармактан тора. Безнең Республикабыз аша аның Урта Идел тармагы ага. Ел саен Иделне кар сулары белән вак елгалар туендырып торалар. Иделдә 76 төрдәге балыкларны очратырга мөмкин. Шулай ук Идел – су юлы да. Анда төрле төрдәге су транспорты хәрәкәт итә. Идел – халкыбыз тарихында, мәдәниятендә зур урын алып тора. Аның исеме җырларга да салынган, рәссамнар иҗатында урын алган. Әлеге көн уңаеннан, тәрбияләнүчеләр белән “Идел – бөек елга”, “Иделнең табигый байлыклары” дигән әңгәмә үткәрелде, төрле презентация аша елганың матурлыгын күрделәр, аның белән сокландылар
-
«Чиста су» 19.05.2025

Санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр дәвам итә..«Чиста су» (яр буе территорияләрен чистарту) дип аталган «ЭкоВесна-2024» республика конкурсының 8 нче атнасы кысаларында безнең бакча хезмәткәрләре сулыкның яр буе территориясен чүп-чардан һәм коры үләннән чистартуда катнашты. Ә балаларга “Суның файдасы” турында әңгәмә үткәрелде һәм алар үзләре үстергән үсентеләргә суның кирәклегенә ышандылар.
-
Ата- аналар җыелышы 19.05.2025

Балалар бакчасында ата- аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта балалар бакчасы мөдире Зуфарова Р.Ш. , тәрбияче Хасаншина Г.А. катнашты. Ата-аналарга бакча тормышы, белән таныштырылды һәм ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирелде. Бакча мөдире ата-аналарны балалар бакчасы тормышында актив катнашырга өндәде һәм килеп туган авырлыкларны һәрвакыт бергәләшеп чишеп булуы турында әйтеп үтте.Узган уку елының нәтиҗәләре беләндә ата аналарны таныштырылды.Шулай ук, балалар бакчасы тормышында, төрле конкурсларда актив катнашкан ата-аналар грамоталар белән бүләкләнде.
-
"Хайваннарны саклау» атнасы 16.05.2025

"Хайваннарны саклау» атнасы кысаларында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Хайваннарга ярдәм итәбез» дигән темага әңгәмә үткәрелде, дидактик уеннар уйналды. Аннан балалар хайваннар дөньясының күптөрлелеге турында белделәр. Без барыбыз да аларны сакларга һәм якларга тиеш.









