Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
| Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
| E-Mail: | Shkola.kzyl-yarskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
| Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 142 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Җыр һәм строй смотры 28.02.2014

28 нче февраль көнне мәктәптә Хәрби -патриотик айлыкның соңгы йомгаклау чарасы үтте: ул - Җыр һәм строй смотры иде. Анда 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Барлык сыйныфларда да җитди әзерлек сизелә иде. Укучылар төрле хәрби командаларны төгәл үтәүдә, строй белән тигез йөрүдә, хәрби җырны оста башкаруда, ә командирлар рапорт бирүдә осталыкларын күрсәттеләр .
Жюри 6нчы сыйныф укучыларын җиңүче дип,ә 9 нчы һәм 10-11нче сыйныф укучыларын призерлар дип билгеләп үтте. Барлык сыйныфлар да грамоталар белән бүләкләнде.
-
"Илгә хезмәт итәргә әзерләнәбез!" 26.02.2014

Бүген югары сыйныф егетләре арасында "Илгә хезмәт итәргә әзерләнәбез!" дип исемләнгән бәйге үтте.
-
"Батырлык сәгате" 22.02.2014

22 нче февраль көнне урта һәм югары сыйныф укучылары өчен "Батырлык сәгате" үтте. Ул Ватанны саклаучыларга, кайнар нокталарда хәрби хезмәтен үткән егетләргә һәм Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышланган иде. Дәрес презентация белән үрелеп барды. Укучылар Ватанны саклаучылар турында шигырьләр укыдылар.Кызлар, егетләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, концерт номерлары күрсәтте. Дәрес ахырында Әфганда хезмәт итүчеләргә багышланган фильм күрсәтелде.
-
"Әтиләрдән калышмыйк" 22.02.2014

Бүген башлангыч сыйныф укучылары, командаларга бүленеп,"Әтиләрдән калышмыйк" исемле эстафета уеннары үткәрделәр. Анда әтиләр дә катнанашты.
-
"Ватан сакчылары" фотокүргәзмәсе 22.02.2014

Бу атнада башлангыч сыйныф укучылары "Ватан сакчылары" исеме астында фотокүргәзмә оештырдылар. Анда бабаларының, әтиләренең, абыйларының армия сафларында хезмәт иткәндә төшкән фотосурәтләрен урнаштырдылар.
-
Котлау открыткалары 22.02.2014

Бүген югары һәм урта сыйныф укучылары авылдашларыбызны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп котлау открыткалары ясадылар һәм аларны авылыбызның билгеләнгән урыннарына элеп куйдылар.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2014

21 нче февраль- Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Ф.Яруллин музей-йортында бу бәйрәмгә багышланган тантана үтте. Анда безнең мәктәп укучылары да катнашты. Бәйрәмдә укучылар туган телебезгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар тыңладылар. Туган телебез турында күпфайдалы мәгълүмат туплап кайттылар.
-
Муса Җәлил музеена экскурсия 21.02.2014

10 нчы сыйныф укучылары күренекле шагыйрь, Советлар Союзы герое М.Җәлил музеенда экскурсиядә булдылар. Алар шагыйрьнең тормыш юлы белән якыннанрак таныштылар, җәлилчеләр батырлыгы турында тыңладылар. Яңа гына ремонттан соң ачылган музей һәм аңың җитәкчесе Светлана Ахметовнаның сөйләгәннәре укучыларга бик ошады.
-
Кышкы Сабантуй 21.02.2014

Бүген мәктәптә, авылыбыз Мәдәният йорты белән берлектә, Кышкы Сабантуй бәйрәме үтте. Ул концерт номерлары белән башланып китте. Соңыннан күңелле эстафета уеннары оештырылды.
-
Җәлилчеләргә багышланган шигырь бәйгесе 19.02.2014

Бүген Баулы шәһәренең №4 нче санлы Татар гимназиясендә Җәлилчеләргә багышланган шигырь бәйгесе үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары аннан җиңүләр яулап кайттылар: башлангыч сыйныфлар арасында знче сыйныф укучысы Низамова Ралина II урынга, урта сыйныфлар арасында 7 нче сыйныф укучысы Залеева Аделина I урынга, югары сыйныфлар арасында 10 нчы сыйныф укучысы Басыйрова Айсылу III урынга лаек булдылар. Җиңүләрегез белән сезне, кызлар!.











