Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
| Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
| E-Mail: | Shkola.kzyl-yarskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
| Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 142 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Кросс Наций" 20.09.2014

Бүген Баулы шәһәрендә "Кросс Наций" үтте. Анда безнең мәктәп укучылары да катнашты. 11нче сыйныф укучысы Габидуллина Алсу һәм 8нче сыйныф укучысы Шакирянов Радель алдынгы5 нче урыннарны алды.
-
Чисталык дәресе 16.09.2014

Бүген мәктәптә Чисталык дәресләре үтте. Укучылар бу көнне табигатькә экскурсиягә бардылар, агачлар утырттылар, мәктәп янын җыештырдылар һәм сыйныф сәгатьләрендә чисталык турында сөйләштеләр.
-
ГТО нормалары кертелү турында сыйныф сәгатьләре 10.09.2014

Бу атнада барлык сыйныфларда да ГТО нормалары кертелү турында сыйныф сәгатьләре үтте. Алар белән физкультура укытучысы Давлиев Айрат Ришат улы таныштырып китте.
-
Сәламәтлек сәгатьләре 10.09.2014

Бүген мәктәптә Сәламәтлек сәгатьләре үтте. Укучылар анда төрле спорт уеннары уйнадылар, ярышларда катнаштылар. Сәламәт яшәү рәвешенең кеше тормышы өчен бик мөһим икәнлеген аңладылар.
-
Мул уңыш 04.09.2014

3,4 нче сентябрь көннәрендә 8, 9, 10, 11нче сыйныф укучылары мәктәп бакчасында эшләделәр. Җәйге хезмәтебезнең нәтиҗәсе югары булды: укучыларыбыз бәрәңгедән мул уңыш җыеп алдылар.
-
Кабель ясау заводына экскурсия 04.09.2014

4 нче сентябрь көнне 9,10,11нче сыйныф укучылары Баулы шәһәренең Кабель ясау заводына экскурсиягә бардылар. Алар анда кабель ясау алымнары белән танышып, күп мәгълүмат туплап кайттылар.
-
Икмәк пешерү заводына экскурсия 04.09.2014

3,4 нче сентябрь көннәрендә 5,6,7нче сыйныф укучылары Баулы шәһәренең икмәк пешерү заводына экскурсиягә бардылар. Алар камырдан әзерләнгән төрле ризыклар пешерү технологиясе белән таныштылар һәм үзләренә күп кызыклы яңалыклар алып кайттылар.
-
Ф.Яруллин музей-йортына экскурсия 04.09.2014

Башлангыч сыйныф укучылары бүген Фәнис Яруллин музей-йортына экскурсиягә бардылар. Алар язучының тормышы һәм иҗат юлы белән таныштылар. Хикәяләреннән өзекләр,шигырьләрен тыңладылар.
-
Боз сараена бару 03.09.2014

Бүген 5,6,8 нче сыйныф укучылары Баулы шәһәренең Боз сараена бардылар.
-
"Минем кече Туган илем" 02.09.2014

Бүген авылыбызның Фәнис Яруллин музей-йортында "Минем кече Туган илем" дип исемләнгән чара үтте. Анда авылыбызның дәрәҗәле кешеләре -хезмәт ветераннары чакырылган иде.Укучылар авылыбыз тарихы һәм халкы турында бай мәгълүмат тупладылар. Соңыннан "Авылыбыз урамнарын беләсеңме?" дип исемләнгән уен уйнадылар. Чара бик эчтәлекле булды.











