Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
| Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
| E-Mail: | Shkola.kzyl-yarskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
| Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 142 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Казан ислам университеты вәкилләре белән очрашу 09.04.2014

Бүген 9-10 нчы сыйныф укучылары өчен Казан ислам университеты вәкилләре белән очрашу үтте. Кунаклар укучыларны университетка кабул итү таләпләре һәм уку шартлары белән таныштырдылар.
-
Сәхнәләштерелгән җыр бәйгесе 04.04.2014

Бүген мәктәптә "Синий платочек"сәхнәләштерелгән патриотик җыр бәйгесенең мәктәп туры үтте. Анда 5,6,7,8,10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Жюри тарафыннан җиңүче дип, 6 нчы һәм 8 нче сыйныфлар билгеләнде .
-
Яр Чаллы шәһәренә сәяхәт 26.03.2014

Язгы каникуллар вакытында,26 нчы март көнне, мәктәпнең бер төркем укучылары (39 укучы) үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән Яр Чаллы шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар анда дельфинарийда булдылар. Дельфиннар чыгышын карау һәм алар белән фотога төшү укучыларга бик ошаган.
Укучылар шәһәр музеенда да булганнар. Музей шулай ук үзенең бай эчтәлекле булуы белән укучыларны кызыксындырган.
Бер көнгә сузылган бу сәяхәт укучылар күңелендә бары тик матур истәлекләр генә калдырган.
-
Әлифба бәйрәме 21.03.2014

Бүген беренче сыйныф укучылары зур бәйрәм- Әлифба бәйрәме үткәрде. Бәйрәмгә кунакка әкият персонажлары килде. Укучылар биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Балаларны котларга әти-әниләр һәм "Каенкай" балалар бакчасыннан тәрбияче апалары да килгән иде.
-
"Нәүрүз" бәйрәме 21.03.2014

Бүген авыл Мәдәният йорты каршында, мәктәп белән берлектә, халкыбызның борынгыдан килгән йоласы-"Нәүрүз" бәйрәме үтте. Бәйрәмдә сәхнәләштерелгән тамаша, биюләр күрсәтелде, җырлар яңгырады, төрле уеннар оештырылды. Укучылар Карга боткасыннан да авыз иттеләр.
-
"Шәфкатьлелек" үзәге вәкилләре белән очрашу 20.03.2014

20 нче март көнне мәктәбебездә "Шәфкатьелек" үзәгеннән кунаклар килде. Алар 8, 9, 10,11 нче сыйныф укучылары өчен алкоголизм, токсикомания, тәмәке тартуга каршы корылган сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы белән очрашу 20.03.2014

Бүген мәктәбебездә Баулы шәһәренең юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен пропагандалау инспекторы Исхаков Динар Фавас улы белән очрашу үтте. Ул башлангыч сыйныф укучыларына юлда йөрү кагыйдәләрен аңлатты, юл кагыйдәләре белән бәйле бүләкләр таратты. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
-
"Куркынычсыз юлда йөрү" рәсемнәр бәйгесе 14.03.2014

Бу атнада башлангыч сыйныф укучылары өчен "Куркынычсыз юлда йөрү" дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе үтте.
-
Ата-аналар җыелышы 13.03.2014

Бүген 9,11 нче сыйныфларның ата-аналар җыелышы булып узды. Анда имтиханнарга әзерләнү мәсьәләләре каралды.
-
КФУ вәкилләре белән очрашу 13.03.2014

13 нче март көнне 10,11 нче сыйныф укучылары КФУ вәкилләре белән очрашуга бардылар.











