Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
| Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
| E-Mail: | Shkola.kzyl-yarskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
| Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 142 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Белем бәйрәме 02.09.2014

Бүген мәктәбебездә Белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка узды. Районыбыз башлыгы Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы һәм район башкарма комитеты рәисе Самонина Светлана Петровна укучыларны яңа уку елы белән котлады. Капиталь ремонттан соң мәктәбебез тагын да ямьләнеп киткән.Бу эшне башкарып чыгуда үз өлешен керткән һәркемгә чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез! Барыбызга да зур уңышлар! Бәйрәм белән!
-
Кече Сабантуй 30.05.2014

30 нчы май көнне, Балаларны яклау көне уңаеннан, мәктәптә Кече Сабантуй үтте. Балалар анда ,төрле уеннарда көч сынашып, бүләкләр алдылар. Бәйрәм бик күңелле узды. Соңыннан, уеннарда иң күп катнашучыларны билгеләп, бүләкләп киттеләр.
Бәйрәмне уздыруда ярдәм күрсәткән авылыбызның җирлеге үзидарә башлыгы Эльвира Әнәс кызына, авылыбыз Мәдәният йорты һәм Ф.Яруллин музей-йорты коллективларына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Балараны яклау көне 30.05.2014

30 нчы май көнне Баулы шәһәрендә Балаларны яклау көне уңаеннан узган бәйрәмдә безнең мәктәп укучылары да катнашты. Чара бик мавыктыргыч булды. Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт!
-
Мәктәбебез горурлыгы 30.05.2014

Мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Зиянгиров Айдар соңгы елларда мәктәбебезнең генә түгел, районыбыз горурлыгына әйләнде. Айдар, район, республика, Рәсәй күләмендә үткән җиңел атлетика буенча спорт ярышларында гел алдынгы урыннарны яулап килеп , зур күрсәткечләргә иреште.
30 нчы май көнне Баулы шәһәрендә Балаларны яклау көне уңаеннан узган бәйрәмдә Айдар Зиянгировка Баулы шәһәренең беренче санлы спорт мәктәбе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.
Айдар, сине зур җиңүләрең белән без дә чын күңелдән котлыйбыз! Олыдан-олы уңышлар сиңа!
-
Мәгариф һәм фән министры белән очрашу. 26.05.2014

Бүген мәктәбебезгә Татарстан Республикасынының мәгариф һәм фән министры Фәттахов Энгель Нәвап улы килде. Ул мәктәптәге капиталь ремонт торышы белән танышты, укытучыларның сорауларына җавап бирде.
-
Инспектор белән очрашу 26.05.2014

Бүген мәктәптә Баулы шәһәренең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспекторы Исхаков Динар Фавас улы белән очрашу үтте. Ул җәйге яллар алдыннан укучылар белән юл кагыйдәләре турында сөйләшү уздырды, аларның сорауларына җавап бирде. Соңыннан һәр укучыга юл кагыйдәләре белән бәйле бүләкләр таратты.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 24.05.2014

Бүген 11нче сыныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Тантаналы линейкада укучылар исеменә район администрациясе вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы, мәктәп директоры, укуытучылар, ата-аналар тарафыннан бик күп котлаулар яңгырыды. Беренче сыйныф укучылары да, апа-абыйларын котлап, бүләкләр тапшырдылар. 11 нче сыйныф кучылары . үз чиратында, укытучыларына рәхмәт сүзләре әйтеп, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Наркотикларга каршы сыйныф сәгатьләре 23.05.2014

23 нче май көнне мәктәптә "Без наркотикларга каршы !" дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар анда наркотикларның кеше организмы өчен зыяны, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләштеләр . Шул темага кагылышлы фильмнар, видеороликлар карадылар.
-
Сәламәтлек көне 21.05.2014

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе уңаеннан уздырылган Сәламәтлек көнендә урта һәм югары сыйныф укучылары өчен марафон уздырылды. Ярышта җиңүчеләр Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Сәламәтлек көне 21.05.2014

Сәламәтлек көнендә башлангыч сыйныф укучылары эстафета уеннарында көч сынашты.











