Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
| Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
| E-Mail: | Shkola.kzyl-yarskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
| Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 142 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Тыл ветераннары белән очрашу 29.04.2014

Бүген Ф.Яруллин музей-йортында тыл ветераннары белән очрашу үтте. Ветераннар укучыларга үзләренең сугыш елларына туры килгән балачак һәм яшьлек еллары турында сөйләделәр, сугышта катнашкан ирләрен искә алдылар. Укучылар апалар алдында сугыш темасына караган сәхнәләштерелгән тамаша белән чыгыш ясады. . Ветераннар ,укучылар чыгышын караганда, сугыш елларын искә төшереп ,күз яшьләрен тыеп кала алмады.Очрашу ветераннар белән укучылар арасында җанлы аралашуга әверелде. Әлеге чара бик эчтәлекле булды һәм күңелләргә үтеп керерлек атмосферада үтте.
-
Ветеран белән очрашу 25.04.2014

Бүген мәктәптә Бөек Ватан сугышы ветераны, Уба авылында яшәүче Камалетдинов Фарәзетдин абый белән очрашу үтте. Ул сәхнәләштерелгән "Солдатлар " җыры белән башланып китте. Фарәзетдин абый укучыларга үзенең сугыш елы истәлекләрен сөйләде, укучылар ветеранга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Соңыннан ветеран хөрмәтенә дип әзерләгән концерт номерларын күрсәттеләр һәм бергәләп фотога төштеләр. Истәлеккә дип, Фәнис Яруллинның "Хәтер төпләрендә утлы күмер" дип исемләнгән китабын бүләк иттеләр. Кичә ахырында ветеранны чәй табыныга чакырдылар.
-
Район Думасына депутатлар сайлау 23.04.2014

Мәктәп кысаларында район Думасына депутатлар сайлау узды. Анда 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Сайлау бик җитди тәртиптә үтте. Барысы да үз тавышларын сайлаган депутатларына бирделәр. Иң күп тавышны 10 нчы сыйныф укучысы Маликова Динара җыйды.
-
"Мин татарча сөйләшәм" 22.04.2014

Мәктәбебездә Туган тел декадасы дәвам итә. Шул уңайдан бүген мәктәптә"Мин татарча сөйләшәм" акциясе узды. Анда барлык укучылар да бик теләп катнашты: түшләренә "Мин татарча сөйләшәм" эмблемасын тагып килеп, бары тик татарча гына сөйләште . Ә иң активлары дип, I сыйныф ( җитәкчесе Гыйбадуллина А.М.),VI сыйныф (җитәкчесе Миннегәрәева Л.Ә.) , IX сыйныф (җитәкчесе Хафизова С.Н.) билгеләп үтелде һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Шимбә өмәсе 19.04.2014

Бүген укучылар шимбә өмәсенә чыктылар: мәктәп янын тәртипкә китерделәр . Барысы да бик тырышып эшләде. Молодцы!
-
Туфан Миңнуллин әсәрләрен сәхнәләштерү 18.04.2014

Бүген Баулы шәһәренең 7 нче санлы мәктәбендә күренекле драматург Туфан ага Миңнуллин әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгесе узды. Бу бәйгедә безне мәктәп укучылары да катнашып, II урын яулап кайттылар.
-
"Кошлар көне" 17.04.2014

Бүген башлангыч сыйныф укучылары "Кошлар көне" уздырды. Ул бәйге рәвешендә үтте. 2,3,4, сыйныф укучылары кошлар турында белемнәрен сынап карады. Нәтиҗәдә, 2нче сыйныф-I урынны, 3нче сыйныф-II урынны, 4 нче сыйныф-III урынны яулады.
-
"Солдатский платок" акциясендә катнашу 14.04.2014

Баулы шәһәренең Туган якны өйрәнү музее тарафыннан оештырылган"Солдатский платок" акциясенә безнең мәктәп укучыларары да үз өлешләрен керттеләр. Сугышта катнашкан бабайлар истәлегенә әзерләнгән 42 кулъяулык музейга тапшырылды.
-
"Ел укучысы-2014" 11.04.2014

Бүген мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары арасында "Ел укучысы-2014" бәйгесе үтте. Анда 4нче сыйныф укучылары катнашты.
Алар зирәклектә, тапкырлыкта, уңганлыкта көч сынаштылар. Җиңүче дип, 4 нче сыйныф укучысы Маликова Ләйсән табылды.
-
Район сәхнәләштерелгән патриотик җыр бәйгесендә катнашу 10.04.2014

Бүген Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында район мәктәпләре арасында сәхнәләштерелгән патриотик җыр бәйгесе үтте. Анда безнең мәктәп укучылары да, уңышлы гына чыгыш ясап, призлы III урынга лаек булдылар. Афәрин, укучылар!











