Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
| Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
| E-Mail: | Shkola.kzyl-yarskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
| Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 142 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Сәламәтлек көне 21.05.2014

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы уңаеннан бүген мәктәптә Сәламәтлек көне үтте. Ул саф һавада музыка астында уздырылган иртәнге зарядкадан башланып китте.
-
Китаплар күргәзмәсе 20.05.2014

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе уңаеннан мәктәп китапханәсендә шул темага кагылышлы китаплар күргәзмәсе оештырылды.
-
Казан кунаклары белән очрашу 19.05.2014

19 май көнне Исергәп урта мәктәбендә Татарстанның танылган артисты Алмаз Хамзин һәм "Казан утлары", "Сабантуй" журналларының баш мөхәррәре, күренекле язучы Алмаз Гыймадиев белән очрашу узды. Анда безнең мәктәп укучылары да катнашты. Кунакларның бай эчтәлекле чыгышы, алар белән аралашу укучыларның күңелендә озакка сакланыр.
Укучылар шулай ук истәлеккә бүләкләр, автографлар алдылар һәм кунаклар белән бергәләп фотога төштеләр.
-
Варисларга кабул итү 16.05.2014

Бүген мәктәптә 4 нче сыйныф укучыларын варислар рәтенә кабул итүгә багышланган тантаналы линейка узды.
-
Ык буен чистарту 12.05.2014

12 нче май көнне узган Бердәм экология дәресе уңаеннан бүген урта һәм югары сыйныф укучылары Ык буен җыештырырга чыктылар.
-
Бердәм экология дәресе 12.05.2014

Бүген барлык сыйныфларда Бердәм экология дәресе үтте. Укучылар анда табигатькә карата сакчыл караш турында сөйләштеләр. Төркемнәргә бүленеп, төрле биремнәр үтәделәр. Шул темага кагылышлы фильмнар карадылар.
-
Халыкка хат- мөрәҗәгать тарату 12.05.2014

Бердәм экология дәресе көне уңаеннан бүген мәктәбебез укучылары авылдашларыбызга, авылыбыз чисталыгын сакларга өндәп, хат-мөрәҗәгатьләр тараттылар.
-
Җиңү бәйрәме 07.05.2014

Бүген мәктәптә Бөек җиңү бәйрәме уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннары өчен бәйрәм кичәсе әзерләнде. Укучылар ветераннар алдында концерт номерлары һәм монтаж белән чыгыш ясадылар. Ветераннар сугыш елы истәлекләре белән уртаклаштылар. Соңыннан бәйрәм табыны оештырылды. Кичә бик эчтәлеклк һәм матур узды.
-
Хәтер вахтасы 07.05.2014

Бүген укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган авылыбыз обелискы янында хәтер вахтасында тордылар.
-
Җиңү бәйрәме 07.05.2014

Җиңү бәйрәме уңаеннан укучылар сугышта һәлак булган бабаларыбыз истәлегенә обелиск янына венок салдылар.











