МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Шахмат серләренә төшенәбез! 03.12.2012

ФГОС буенча үткәрелгән шахмат түгәрәге гөрләп бара. Укучылар монда бик теләп йөриләр, шахмат серләренә төшенәләр.
-
1 декабрь -- СПИДка каршы көрәш көне. 01.12.2012

1 декабрь -- СПИДка каршы көрәш көне
-
Бүген бездә әниләр көне! 29.11.2012

Бүген бездә әниләр көне! Тантаналы бәйрәм актлар залында башланып китте. Һәр класс концерт номеры башкарды. Бәйрәм табын артында ашханәдә дәвам итте. (Тулырак рәсемнәр медиатека бүлегендә)
-
Үзең эшләп тапкан җимеш татлы була. 27.11.2012

Үзең эшләп тапкан кадерле була, диләр. Мәктәп дәрестән соң программасы буенча беренче сыйныф укучылары балан җыеп саткан акчага "Әниләр көне"нә үз куллары белән бүләк хәзерләделәр.
-
Әниләр көне. 25.11.2012

Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр- әниләр бәйрәмен билгеләп үтәбез. Инде ничә ел ноябрь аеның соңгы якшәмбесе бу бәйрәмне безгә бүләк итте.
Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме.
-
Инглиз теленнән район семинары. 21.11.2012

Инглиз теленнән район семинары кысаларында Закиева Ләйсән Зиннәтулловна 7нче класста "Инглиз телендә сөйләшүче илләр" темасына ачык дәрес һәм 1нче класста "Уенчык аюны киендерәбез" темасына түгәрәк үткәрде.
-
Юбилеең белән, Ханнан Гафурҗанович! 17.11.2012

Хөрмәтле җитәкчебез Ханнан Гафурҗанович!
Сезне күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Сезгә тазалыкның иң ныгын, гомернең иң бәрәкәтлесен, шатлык-куанычларның иң зурысын тилибез. Тормыш иптәшегез белән тигезлектә, балалар хөрмәтендә, кайгы-хәсрәт күрми озак яшәргә язсын. авыр, ләкин мактаулы хезмәтегездә зур уңышларга ирешергә насыйп булсын.
Тоеп яшәгез дөнья матурлыгын,
Якыннарыгызның сизеп җылысын.
Саулык бирсен Ходай бар гомерегездә,
Бу бәхетнең иң-иң олысы.
Ихтирам белән мәктәп коллективы.
-
Фән олимпиадалары старт алды. 15.11.2012

Фән олимпиадалары старт алды.
-
II чиреккә дә аяк бастык.
12.11.2012
Каникулларны артта калдырып, II чиреккә дә аяк бастык. Алда фән олимпиадалары. Барлык укучыларга да, укытучыларга да уңышлар телибез.
-
Көзге балл 02.11.2012

Бүген безнең мәктәптә көзге балл булды. Әлеге бәйрәм төрле уеннар, викториналар. конкурслар белән үрелеп барды. Баллның принцы белән принцессасы 6нчы сыйныф укучылары Гафетдинов Руслан белән Шафигуллина Айзилә танылдылар. (Тулырак мәгълүматны фотогалерия бүлегеннән карый аласыз)






