МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Отчет концерты. 08.05.2013

Бүген авыл мәдәният йортында мәктәпнең отчет концерты булды. Бәйрәм ярминкә белән башланып китте, аннан соң барча халык залга концерт карарга җыелды. Укучылар, укытучылар, әти-әниләрнең моңлы җырларын, матур биюләрен, нәфис сүзләрен һәркем зур алкышлар белән кабул итте.
-
Ял һәм хезмәт бәйрәме белән! 30.04.2013

Иртәгә бөтен Рәсәйдә ял һәм хезмәт бәйрәме! Шул уңайдан мәктәпләр дә 1-2 май көннәрендә ял итәләр.
-
Тукай туган көндә -- "Могҗизалар кыры" 26.04.2013

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәләхетдинов Инсаф Исрафил улы Тукайның туган көненә багышланган "Могҗизалар кыры"н үткәрде.
-
Куркынычсыз тәгәрмәч 25.04.2013

Бүген Балтач бистәсендә "куркынычсыз тәгәрмәч" үздырылды. Укучыларыбыз призлы урын яуламасалар да, диплом һәм радио белән бүләкләнделәр.
-
Шимбә өмәсе. 20.04.2013

Шимбә өмәсе уңаеннан, мөгаллимнәр, техник хезмәткәрләр, мәктәбебез укучылары зур тырышлык белән бөтен тирә-юньне чистарттылар. Уртак хезмәтнең тырышлыгы бушка китмәде, барлык җир көлеп тора.
-
Үсентеләр күтәреләләр... 17.04.2013

Биология укытучысы Рәмзия Закариевна март башында ук помидор, борыч үсентеләре утыртты. Хәзер алар тәрәзәдән төшкән кояшта иркәләнеп утыралар.
-
Тукайның үлүенә 100 ел 15.04.2013

Татар халкының сөекле шагыйре Г. Тукай образы ничә буын әдипләрне ижатка рухландырып, илһам, көч биреп килде. Аның иҗатын һәм тормыш юлын чагылдырган аерым әсәрләр, хезмәтләр, истәлекләр бик күп. Бүген Тукайның үлүенә 100 ел. Аны хөрмәтләп мәктәбебездә дә китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Парламент сәгате. 11.04.2013

Бүген тәрбия дәресендә парламент сәгате уздырылды. Анда Шәйхиев Наис укучыларны дәүләт символлары һәм күптән түгел генә кабул ителгән гимнның сүзләре белән таныштырды.
-
Сыерчыклар кайттылар! 10.04.2013

Сыерчыклар кайттылар. Безнең укучыларыбыз алар кайтышына берсеннән берсе матур сыерчык оялары ясадылар.
-
Интернет-тест. 10.04.2013

Бүген 9нчы сыйныф укучылары интернет-тест тапшырдылар. Бу -- ГИАга әзерлек тә булып тора. Һәр укучы үзенә дөрес нәтиҗә ясагандыр...






