МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Һәр китап учетта! 01.11.2012

Китапханәчеләр Һәр яңа китапның санын алып, ИС ЭФУЛ бүлегенең мәктәп фондына кертеп баралар.
-
Техноглогия укытучылары семинары. 30.10.2012

Бүген мәктәбебездә техноглогия укытучыларының район семинары булды. Рамазанов Ленар Мөбәрәкҗан улы "Профессияләрне классификацияләү. Профессия формуласы" темасына дәрес һәм "Өлгерлектә көч сынашыйк, бәйгеләрдә ярышыйк" дип исемләнгән класстан тыш чара күрсәтте.
-
Корбан гаете мөбарәк булсын! 26.10.2012

Бүген мәктәбебездә Корбан гаетенә багышланган аш булды. Пешекчеләребез укучыларны һәм укытучыларны корбан итеннән ясалган тәмле өчпочмаклар белән сыйладылар.
-
Парламент дәресе 22.10.2012

22-29нчы октябрь көннәрендә уку йортларында парламент сәгатьләре үткәрелә башлады. Тулы мәгълүматны МОиН РТ сайтында табарга мөмкин.
-
Спартакиадага бер адым! 20.10.2012

19-20нче октябрь көннәрендә спорт сараенда 1998-1999 , 2000нче елгы укучылар өчен мини-футбол уеннары уздырылды. Безнең егетләребез III урын алып кайттылар.
-
"Ялкын" бездә кунакта 18.10.2012

Бүген Балтач гимназиясенә "Ялкын" кунакка килде. Безнең мәктәбебездән дә алдынгы укучылар әлеге очрашуда катнаштылар.
-
Китапханә эше гөрләп бара. 17.10.2012

Һәр тәнәфестә укучылар китапханәгә матур әдәби әсәрләр һәм газета-журнал материаллары белән танышырга керәләр.
-
ФГТ белән ФГОС ның бәйләнеше 15.10.2012

Бүген Балтачның 2нче номерлы балалар бакчасында ФГТ белән ФГОС ның бәйләнеше буенча семенар булып узды.
-
Мәктәп олимпиадалары старт алды. 12.10.2012

10 октябрьдән мәктәп олимпиадалары старт алды. Бүген рус әдәбияты, астрономия фәннәреннән сынаулар була.
-
Теннис өстәлен яңарттык. 09.10.2012

Укучыларыбыз тәнәфестә вакытларын бушка уздырмыйлар, өстәл теннисы уйныйлар.






