МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Биология атналыгына нәтижәлэр
08.04.2013
Бүген, узган атнада уздырылган биология атналыгына нәтиҗәләр ясалып узылды. Иң актив укучылар бүләкләнеп үтелде.
-
Урманнар -- безнең хәзинәбез. 02.04.2013

Бүген актлар залында урманнарга багышланган тәрбия сәгате булды. Анда урманнарның чисталыгы, пожар куркынычсызлыгы турында презентация күрсәтелде.
-
3нче чирекне дә тәмамлыйбыз! 22.03.2013

Уку елының озын өченче чиреге дә ахырына якынлашты. Бүген укытучылар өченче чирекне уңышлы тәмамлау турындагы приказ белән таныштылар, шулай ук каникулның көннәре язгы һава торышы белән бәйле икәнен дә искәрттеләр. Язгы су басулар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде, укучыларга инструктажлар уздырылырга кирәклеге аңлатылды.
-
Тарих атналыгына нәтиҗә ясалды. 18.03.2013

Узган атнада тарих атналыгы булып узды. Укучылар бик актив катнаштылар. Линейка вакытында тарих укытучысы Наис Фәнисович атналыкка нәтиҗә ясады һәм әлеге фән белән аеруча кызыксынган укучыларны бүләкләп үтте.
-
Йолдызлык-2013 15.03.2013

Йолдызлык-2013 конкурсында безнең мәктәптән Шафигуллина Гөлдания катнашты. Ул уңышлы чыгыш ясады һәм грамота белән бүләкләнде.
-
Иҗтимагый педагоглар бездә кунакта. 11.03.2013

Бүген мәктәбебезгә иҗтимагый педагоглар кунакка килделәр. Алар башлангыч сыйныф укучыларына һәм 5-6 классларга наркоманиягә каршы профилактик чара үткәрделәр.
-
Яз бәйрәме белән!!! 08.03.2013

-Язның беренче бәйрәмен
“8 нче Март” диләр.
Бәйрәмегез котлы булсын,
Кызлар, апа-җиңгиләр!!!
-
Әниләргә бүләк. 08.03.2013

Башланыч сыйныф укучылары әниләренә бүләк ясадылар. 1нче класс укучысы Гильмутдинова Ләләнең әнисен бүләкләгән вакытын фотога төшереп алдык.
-
Ел хоккее - 2013 06.03.2013

Бүген 2-4, 5-6, 7, 8 класс һәм укытучылар командалары арасында хоккей ярышы булып узды. Укытучылар беренче, 7нчеләр икенче, 8нчеләр өченче урын яуладылар.
-
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгына нәтиҗә. 04.03.2013

Һәр атнаның дүшәмбе көнендә линейка була. Бүген анда хәрби-патриотик тәрбия айлыгына нәтиҗә ясалды, актив укучылар һәм класслар бүләкләнделәр.






