МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
| E-Mail: | Ssbn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
| Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 15 воспитанников/Бездә 37 укучы, 15 бала |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Эвакуация 07.09.2013

Яңа уку елында план буенча эвакуация уздырылды. Укучыларга сафка тезелү өчен 35 секунд вакыт кирәк булды.
-
Пенсия фонды вәкилләре белән очрашу 05.09.2013

Бүген мәктәптә пенсия фонды вәкилләре белән очрашу булды. Алар укучыларга пенсиянең барлыкка килүен, ничек җыелуын сөйләделәр.
-
Экстремизмга -- ЮК!!! 03.09.2013

Республикабызның уку йортларында экстремизмга каршы дәресләр, «түгәрәк өстәлләр» оештырыла. Алар 3-30 сентябрьдә «Экстремизмга – Юк!» дигән айлык кысасында уза. Чараның төп максаты – укучыларга террорлык һәм экстремистик идеологиягә карата түземсезлек уяту. Айлык 3 сентябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә бу темага багышланган махсус дәресләр белән башланып китте.
-
Белем бәйрәме белән!!! 01.09.2013

Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Бүген 1 сентябрь. Җәй айларының үтеп китүен сизми дә калганбыз. Менә тагын без сезнең мәктәбебезгә “Белем көне”нә җыелдык. Барыгызны да шушы матур бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Яңа уку елында сезгә зур уңышлар, нык сәламәтлек, сабырлык телибез!
-
Бәрәңге басуында 29.06.2013

Бергәлектә көч, ди халык. Бөтен мәктәп бәрәңге басуына чыккач, чүп тә курыкты...
-
Чыгарылыш-2013
27.06.2013
Чыгарылыш сыйныф укучылары, имтиханнарны уңышлы гына артта калдырып, кулларына аттестат алдылар. Бүген аларның мәктәп белән саубуллашу бәйрәмнәре.
-
Җиләкле җәй 20.06.2013

Бакча каен җиләге җитеште, җыеп кына өлгер!!!
-
Татар теленнән ГДИ 17.06.2013

Бу уку елына соңгы ГИА -- татар теле. Уңышлар телибез!
-
Мәктәп яны участогы 14.06.2013

Җәйнең беренче көненнән үк укучылар практикаларын башладылар. Чүп утау, су сибү -- әлеге чорның төп эшләре.
-
Сабантуй-2013 07.06.2013

Бүген Шубанда САБАНТУЙ! Бәйрәмне мәктәбебез укучылары ачып җибәрсә, укытучыларыбыз кызыклы уеннар оештырды.






