муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 249 ( 250 ) >>
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме
25.05.2011
Бүген мәктәбебездә 9 һәм 11 класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бәйрәмдә әти-әниләр, авыл башлыклары, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, укучылар һәм укытучылар катнашты. Тантана 11 класс укчыларының "Вальс" биюе белән башланып китте. 1 класс укучылары унберләргә "мәктәп һавасы" тутырылган шар һәм "мәктәтәп суы" бүләк иттеләр. Бәйрәм матур шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Унберләрнең беренче укытучылары Гөлсинә Мидхатовна, Ильфира Ингелевналар, класс җитәкчеләре Алмазия Гарафетдиновна һәм әти-әниләр укучыларга матур теләкләр теләделәр. Бәйрәм ахырында укучылар, тынычлык теләп, күгәрченнәр һәм шарлар очырдылар. Тантана кыңгырау чыңы белән тәмамланды.
-
"Варислар бәйрәме"
24.05.2011
Бүген мәктәптә 4 класс укучыларын Татарстан Варислар Берлегенә кабул итү тантанасы булды. Алар варис булырга күптән әзерләнделәр: варисларның законнарын, девизын, шигырен өйрәнделәр. Бәйрәм яшерелгән галстукларны эзләү белән башланып китте. Укучылар мәктәп территориясендәге агачлар арасыннан, төрле сорауларга җавап биреп, галстукларны табу бәхетенә ирештеләр. Бәйрәм актлар залында дәвам итте. Безгә кунакка Убырлы да килде. Ул һәр класска сынаулар әзерләгән, соңыннан ул балаларга серле күчтәнәчләр биреп китте. Дүртенчеләргә галстукларны, кайчандыр пионерлар сафында булган, укытучы апалары бәйләде.
-
"Үтәй" күленә җәяүле поход
19.05.2011
Бүген мәктәбебез укучылары походка чыктылар. Әлеге поход традицион рәвештә, 19 майда - Пионер оешмасы туган көнне, уздырыла. Укучылар һәр елны, авылыбызның табигать һәйкәле булып саналган, "Үтәй" күленә баралар. Һәр класс учак ягып бәрәңге пешерә, чәй кайната. Табигать кочагында ашаулар да бик тәмле була. Тамак ялгап алгач спорт уеннары башлана. Кемнәрдер мини футбол, кемнәрдер "Камыргали камчылый", "флаг алыш" уйный. Иң күңеллесе - "Фанталда" фотога төшү. Без ял итү белән беррәттән табигатьне чистарту өстендә дә эшлибез. Үтәй күлендәге ауган агачларны җыеп куябыз. Күл дигәч тә аның суы юк. Ул иңкүлектә урнашкан кечкенә генә агачлык. Ә исеме Үтәй исемле кеше белән бәйле. Походка дәресләр укыганнан соң барсак та, без бер дә арымадык, чын күңелдән ял иттек.
-
Без - походта
18.05.2011
Мәктәбебез туристлары, Ранил Накипович һәм Ландыш Хәйретдиновналар белән походка чыктылар. Алар Киров ягына юл тоттылар. Ор, Шеншеңәр авыллары аша Носла авылы ягына бардылар. Төрле истәлекле урыннарда фотоларга төштеләр, учак ягып ашарга пешерделәр. Шулай итеп район күләмендә узучы туристик походка әзерлек этабын үттеләр.
-
14 май - агач утырту көне
14.05.2011
14 май көнне агач утыртуда мәктәбебездә барлыгы 174 укучы һәм барлык укытучылар катнашты. Мәктәп территориясенә барлыгы 700 төп нарат агачы утыртылды. Һәр класс үзе утырткан агачларга су сибеп, тәрбияләп торачак.
-
"Яшелләндерү" операциясе
13.05.2011
Инде менә берничә көн мәктәбебез укучылары авылыбызны яшелләндерү өстендә эшлиләр. 11 май көнне 7 класс укучылары 600 төп нарат, 12 май көнне 10 класс укучылары 755 төп нарат утырттылар. Шулай итеп авылыбыз тирәсенә барлыгы 1355 төп агач утыртылды.
-
"Язның бер көне ел туйдыра"
11.05.2011
Инде менә берничә көн рәттән мәктәп бакчасында эш гөрли. Һәр класс үзләренә беркетелгән җирләргә чәчәк утырта. Берничә класс кишер, чөгендер утырту белән мәшгуль. Калган класслар тырышып суган утырталар. Укучылар бик тырышып эшлиләр. Җыеласы уңыш үзебез өчен бит. Яшелчәдән ясалган салат, винегретларны барыбыз да яратабыз шул.
-
ЕГЭларга әзерләнәбез
11.05.2011
Калганнар бакчада эшләсә, 9, 11 класс укучылары барлык көчләрен куеп киләсе имтиханнарга эзерләнәләр. Алардан атнага берничә мәртәбә математика һәм рус теленнән пробный ЕГЭ алалар. Уңышлар юлдаш булсын сезгә!
-
Бөек Җиңү бәйрәме.
07.05.2011
Бүген авылда Бөек Җиңүнең 66 еллыгына багышланган митинг уздырылды. Митингта барлык укучылар, укытучылар, авыл халкы, сугыш һәм тыл ветераннары катнашты. Тантана авыл уртасында урнашкан һәйкәл янында узды. Митингта авыл җитәкчеләре, тыл ветераны Хасанов Фәрит абый, район вәкиле Зәкиев Вакыйф Мансурович, бүгенге көндә авылыбыз тарихын язу өстендә эшләүче хөрмәтле кешебез Мәгъсәм Абдулловичлар чыгыш ясады. Тантананың иң матур өлеше 3 класс укучылары чыгышы булды. Алар "Бөек Җиңүгә 66 ел" дип исемләнгән музыкаль монтаж куйдылар. Соңыннан һәйкәлгә укучылар көче белән ясалган веноклар салынды.
Митингтан соң сугыш һәм тыл ветераннары клубка әзерләнгән чәй табынына чакырылды. Аларга мәктәп укучылары көче белән концерт куелды. -
Җиңү бәйрәмен каршылап.
06.05.2011
Мәктәптә бәйрәмгә әзерлек эшләре күптән бара. Укучыларыбыз һәйкәл тирәсен чистарту өмәсендә катнаштылар. Һәйкәлгә салу өчен чәчәкләр ясалды, веноклар әзерләнде. Һәр класс үзенә беркетелгән ветеранга котлау открыткалары илтте, ветераннарның хәлләрен белде,7 май көнне булачак бәйрәм тантанасына чакырды.









