муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Татарча көрәш бәйгесе.
21.01.2012
Район күләмендә бертуган Ахмадиевлар призына көрәш ярышы оештырылды. Әлеге көрәштә мәктәбебездән көрәшчеләр командасы катнашты һәм 2 урынны яуладылар. Ә Ахметханов Ильдан һәм Рамазанов Рөстәмнәр үз авырлыкларында 1 рынны алуга ирештеләр.
-
Рейдлар бара.
20.01.2012
Бу көннәрдә укучылар үзидарәсе членнары укучыларның мәктәп формасыннан йөрүләрен тикшерү максатыннан рейдлар уздырдылар. Тикшерү вакытында кимчелекләр дә күзәтелде, кисәтүләр ясалды.
-
“Ел укытучысы” бәйгесе.
19.01.2012
Район күләмендә “Ел укытучысы” бәйгесе бара. Безнең мәктәптән тарих укытучысы Нәбиева Гөлчәчәк Ильфак кызы әлеге бәйгедә катнашты. Ул Норма урта мәктәбендә дәрес һәм тәрбия сәгате күрсәтте.
-
“Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел”!
17.01.2012
10 класс укучылары ел дәвамында батырлар өчен куелган обелискны, 5 класс укучылары Габдулла Гарифуллин һәйкәлен карап торалар. Кыш көне һәйкәлләрне кардан арындыру аларның төп вазыйфалары. Алар әлеге эшне график буенча башкаралар. Моның өчен шәфкатьлелек бүлеге мөдирләре җаваплы.
-
Конкурсларда катнашабыз.
15.01.2012
Республика күләмендә балалар оешмалары арасында уздырылган конкурсларның муниципаль этабы узды. Безнең “Хыял” балалар оешмасыннан “Миру-мир” дип исемләнгән рәсем, интер националь дуслыкка багышланган публикацияләр һәм “Пионеры новой эры” дип исемләнгән компьютер эшләре конкурсына эшләр җибәрелде.
-
Кул көрәше.
14.01.2012
Мәктәп укучылары район күләмендә уздырылган армспорт ярышларында актив катнашалар. Бу ярышта да сынатмадылар, 10 класс укучысы Ахмадуллин Руслан көндәшләрен җиңеп 2 урынны яулады.
-
Мәктәп күләмендә чаңгычылар көне уздырылды.
14.01.2012
Бу көнне мәктәпнең һәр укучысы һәм укытучысы чаңгыга басты. Спорт-сәламәтлек чыганагы икәнен истә тотып һәркем чаңгыда шуып калырга ашыкты.
-
Министрлар кабинеты утырышы.
12.01.2012
“Хыял” балалар оешмасында министрлар кабинетының чираттагы утырышы уздырылды. Әлеге утырышта кышкы лагерьда лидерлар укуында булып кайткан 10 класс укучысы Габделганиева Ләйсән чыгыш ясады. Ул иптәшләренә укучылар үзидарәсен үстерергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.
-
ЕГЭга әзерләнәбез
09.01.2012
11 класс кучылары ЕГЭ ларга әзерләнү максатыннан районда оештырылган тестированиеда катнаштылар.
-
Кышкы лагерь
04.01.2012
Мәктәбебезнең 10 класс укучысы Габделганиева Ләйсән Салавыч мәктәбе базасында оештырылган кышкы лагерьда катнашты. Ул анда лидер булу серләренә өйрәнде. Шулай ук әлеге лагерь эшендә мәктәп президентлары да катнашты.









