муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
“Әнием – мин сине яратам”
29.11.2011
2 класс укучылары әниләр көне уңаеннан әниләрен бәйрәмгә дәштеләр.Әниләр бәйрәмдә үз балаларының чыгышларын карадылар.Соңыннан бергәләп чәй эчтеләр.
-
Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтик. 28.11.2011

Район күләмендә пожар куркынычсызлыгына карата аппликация, сочинениеләр конкурсына материаллар җибәрелде. Әлеге конкурска мәктәп күләмендә иң яхшы дип табылган эшләр китте.
-
Әнием - алтыным 28.11.2011

4 класс укучылары әиләрен бәйрәмгә чакырдылар. Әниләр хөрмәтенә монтаж куелды һәм театр күрсәтелде. Укучылар әниләргә үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр.
-
Эзтабар бәйрәме.
25.11.2011
2 класс укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү тантанасы булды. Икенчеләр, зур сынаулар узып, чын эзтабар булдылар. Бәйрәмгә Белмәмеш белән Белем патшасы да килгән иде. Алар икенчеләрне төрлечә сынап карадылар, ахырдан аларны эзтабар булырга лаеклы дип таптылар һәм матур эзтабар билгеләре тактылар.
-
Баскетбол ярышы.
25.11.2011
Мәктәбебезнең кызлар командасы баскетбол буенча зона ярышында катнаштылар. Алар, беренче урынны алып, финал ярышында катнашу хокукын алдылар.
-
Эзтабар атналыгы бара
24.11.2011
Эзтабар атналыгының программасы:
- “Кем ул эзтабар?”- әңгәмәләр
- “Чиста сумка” операциясе
- “Иң яхшы дәреслек тотучы класс” конкурсы
- “Без театр уйныйбыз”-сәламәтлек театрлары парады
“Без бүген эзтабар!”- 2 класс укучыларын эзтабарга кабул итү
-
Сәламәтлек театрлары парады.
23.11.2011
Мәктәптә башлангыч класслар арасында театрлар парады уздырылды. Беренче класс укучылары “Спорт – сәламәтлек чыганагы”, 4 класслар “Без спортны сайлыйбыз” дигән театрлар куйдылар. Ә 3 һәм 2 класслар “Шалкан”, “Йомры икмәк” әкиятләренең үзгәртелгән вариантларын сәхнәләштерделәр.
-
М.Фәйзигә - 120 ел
23.11.2011
Шода авылында М.Фәйзинең тууына 120 ел һәм музей ачылуга 20 ел тулу уңаеннан бик матур әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә безнең мәктәптән китапханәче, педагог-организатор, татар теле укытучылары катнашты. Алар М.Фәйзи музеенда булып, кичәдән бик матур кичерешләр белән кайттылар.
-
Татарча көрәш ярышы. 19.11.2011

Мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы Арбор авылында ярышта булып кайттылар.
-
Ярминкә 18.11.2011

Мәктәп күләмендә ярминкә уздырылды. Ярминкәдә камыр ризыклары, консервланган яшелчәләр, бәйләгән, теккән әйберләр, агачтан ясалган йорт кирәк-яраклары, кайнатылган конфетлар сатылды. Барлыгы 10354 сумлык товар сатылды. Ярминкәдән кергән акчаны укучылар класста уздырылган бәйрәм-кичәләр өчен тотачаклар.









