муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << ( 251 ) 252 253 254
-
Конкурсларда катнашабыз
06.05.2011
“Хыял” балалар оешмасы членнары район күләмендә уздырылган конкурсларда теләп катнашалар.
-
Татарча көрәш ярышы
03.05.2011
3 май көнне Арбор авылында ООО “Арбор” призына мәктәп командалары арасында татарча көрәш ярышы уздырылды. Көрәштә безнең мәктәпнең 3 укучысы призлы урынга чыкты. 36 кг үлчәү авырлыгында Шәрипов Дәниф 3 урынны, 40 кг үлчәү авырлыгында Ахметханов Ильдан 2 урынны, 55 кг үлчәү авырлыгында Ахметханов Ирек 1 урынны яулады. Молодцы!
-
Мәктәп күләмендә өмә.
30.04.2011
Шимбә өмәсендә 1-11 класс укучылары, барлык укытучылар һәм техник хезмәткәрләр катнашты. Һәркем тырышып эшләде. Нәтиҗәдә мәктәп тирәсе ялт итте. Өмәдә катнашкан һәр кеше күтәренке күңел белән бәйрәм ялларына китте.
-
Еллык иҗат отчеты концерты.
30.04.2011
Еллык отчет концерты мәдәният йортында уздырылды. 3 сәгатькә сузылган концерт оешкан төстә, бик матур узды. Иҗат отчетында мәктәп укучылары белән беррәттән алдагы елларда мәктәпне тәмамлаган студентлар да теләп катнашты. Концертта 2002 елдан бирле бию түгәрәгенә йөргән 11 класс укучыларына Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең таныклыклары һәм грамоталары тапшырылды.
-
“Хәвефсезлек тәгәрмәче” ярышы.
29.04.2011
Район күләмендә уздырылган “Хәвефсезлек тәгәрмәче” ярышында безнең мәктәптән 4 кешелек команда катнашты. 3 класс укучысы Нәбиев Марсель, 4 класс укучылары Ризванов Инсаф, Мингазутдинова Ильсөяр, Зарипова Альбиналар үзләрен велосипедта йөрү, беренче ярдәм күрсәтү, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча сынап карадылар.
-
Кызыклы шигырь сөйләүчеләр конкурсы.
29.04.2011
Район күләмендә башлангыч класс укучылары арасында шигырь сөйләүчеләр конкурсы уздырылды. Әлеге конкурста безнең мәктәп данын 3 класс укучылары Сафиуллина Лилия һәм Сәләхетдинова Эльвиналар яклады.
-
“Тукай хисе яна йөрәкләрдә”
26.04.2011
Бүген мәктәп күләмендә “Тукай хисе яна йөрәкләрдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.
-
“Бөре” операциясе
19.04.2011
Мәктәп күләмендә “Бөре” операциясе уздырылды. Әлеге чарада 2-11 класс укучылары катнашты. Барлыгы бер килограмм каен бөресе җыелды һәм Балтач урманчылыгына тапшырылды.
-
Башлангыч класс укытучыларының республика семинары.
18.04.2011
Яңгул урта мәктәбе базасында республика күләмендә башлангыч класс укытучыларының семинары булып узды. Семинарның темасы: “Яңа ФГОС таләпләренә җавап бирүче “Перспектив башлангыч мәктәп” укыту-методик комплекты белән эшчәнлек”.
-
"Тукай" айлыгы
18.04.2011
Мәктәп күләмендә “Тукай” айлыгы бара.









