муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
Яңа ел бәйрәме 27.12.2011

Яңа ел бәйрәме 3 сменада уздырылды. Бәйрәм матур җыр-биюләр, күңелле маскалар белән үрелеп барылды. бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте һәм бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.
-
Сәламәтлек көне 24.12.2011

Мәк тәп күләмендә сәламәтлек көне уздырылды. Бу көнне мәктәп яны балалар тавышыннан гөрләп торды. Кечкенәләр тауда бик күңелле итеп шудылар, хоккей мәйданчыгы конькида шуучылар белән, ә чаңгы трассасы чаңгычылар белән тулган иде.
-
Җәмәгать тыңлаулары
21.12.2011
Са лавыч урта мәктәбе базасында Яңгул һәм Салавыч урта мәктәпләре катнашында җәмәгать тыңлаулары булып узды. Әлеге чара тәҗрибә уртаклашу максатыннан уздырылды.
-
Үзебезгә-үзебез
15.12.2011
Үзебезгә-үзебез матурлык тудыру максатыннан кардан сыннар ясадык. Һәр класс 2шәр сын ясады. Ә башлангыч класс укытучылары әти-әниләр белән берлектә зур итеп тау ясадылар. Нәниләр өчен бу бик матур уен мәйданчыгы булды.
-
"Әнием-бердәнберем"
08.12.2011
5-8 класс укучылары һәм аларның әниләре катнашында бик матур кичә булып узды. Кичәдә укучылар һәм укытучылар концерт куйдылар. Ә әниләр балаларга сюрприз әзерләгәннәр иде. Алар да үзләренең җыр-биюгә, юморга, шигырь сөйләргә оста икәнлекләрен күрсәттеләр.
-
Ата-аналар университеты
07.12.2011
Мәктәптә ата-аналар университеты уздырылды.
-
Мәктәп газетасы дөнья күрде
06.12.2011
"Хыял" балалар оешмасы газетасының чираттагы номырын 10 класс укучылары чыгарды.
-
Әниләр бәйрәмнәре дәвам итә
03.12.2011
Әниләр көне узып китсә дә мәктәбебезгә әниләрне чакыру дәвам итә. 2 декабрь көнне 1 класс укучылары әниләрен хөрмәтләсә, 3 декабрьдә 3 класс укучылары әниләрен бәйрәмгә дәште. Алар әниләргә үз куллары белән ясаган открыткалар, концерт номерлары бүләк иттеләр. Әниләр балаларының дәресләрендә булып, мәктәптән матур уй-фикерләр белән киттеләр.
-
“Җәннәт әниләрнең аяк астында” 01.12.2011

Әниләр көненә багышлап 9-11 класс укучылары бәйрәм кичәсе уздырдылар. Бәйрәмгә әниләр чакырылды. Әниләр хөрмәтенә укучылар һәм укытучылар матур концерт күрсәттеләр. Кичә чәй эчү белән тәмамланды.
-
Хоккей уйнарга әзерләнәбез
01.12.2011
Быел мәктәп территориясендә яңа хоккей мәйданчыгы төзелде. Бүгенге көндә мәйданчыкта боз катыру эшләре төгәлләнеп килә. Хәзер күп кенә егет-кызларыбыз биредә конькида шуу белән шөгыльләнәләр.









