муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
ЕГЭ ларга әзерләнәбез
05.03.2012
11 класс укучылары өчен, ЕГЭларга әзерләнү максатыннан, мәктәптә пробный ЕГЭлар уздырылды.
-
ООО “Юлдаш” призына татарча көрәш
04.03.2012
Район күләмендә ООО “Юлдаш” призына татарча көрәш ярышы уздырылды. Мәктәпнең көрәшчеләр командасы әлеге ярышта уңышлы чыгыш ясап, берничә ел рәттән үз кулларында тоткан кубокны, быел да үзебездә калдыру бәхетенә ирештеләр. Тәҗрибәле көрәшчебез Ахметханов Ирек үз үлчәү авырлыгында беренче урынны алды.
-
ГИАга әзерләнәбез
29.02.2012
9 класс укучылары районда уздырылган пробный ГИАда катнаштылар.
-
Оборона-масса һәм спорт айлыгы тәмамланды
29.02.2012
Айлык дәвамында күп кенә спорт ярышлары һәм чаралар уздырылды.Һәр ярышка нәтиҗә ясап барылды. Барлык балларны исәпләгәннән соң 147 балл җыеп 1 рота беренче урынны, 132,3 балл җыеп 2 рота икенче урынны алды.
-
Әлифба бәйрәме
28.02.2012
1 сыйныф укучылары өчен матур бәйрәм уздырылды. Алар әти-әниләренә уку елы дәвамында өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр. Шулай ук әти-әниләр дә сынаулар уздылар, алар “Беренче сыйныфны уңышлы тәмамлау турында” сертификатлар белән бүләкләнделәр.
-
Кул көрәше буенча ярыш
28.02.2012
Спорт айлыгы кысаларында мәктәп күләмендә армспорт буенча ярышлар уздырылды.
-
Физика һәм математика укытучыларының район семинары.
24.02.2012
Мәктәптә физика һәм математика укытучыларының район семинары булып узды. Семинарда физика укытучысы Сафиуллин Шамил Гарифуллович һәм математика укытучысы Сафиуллин Вакиф Мубараковичлар дәресләр, дәрестән тыш чаралар күрсәттеләр.
-
Баскетбол ярышы.
23.02.2012
Оборона-масса һәм спорт айлыгы кысаларында мәктәп күләмендә баскетбол ярышы оештырылды.
-
Армспорт
22.02.2012
Мәктәбебезнең 10 класс укучысы Газимҗанова Гүзәл Россия беренчелегенә Раменский шәһәрендә узган кул көрәше ярышларында катнашты. Ул 45 кг үлчәү авырлыгында 4 урынны яулады.
-
«Ягез әле, егетләр»!
22.02.2012
9-11 класс укучылары өчен Ватанны саклаучылар көне уңаенна бәйрәм уздырылды. Бәйрәмдә егетләр өчен ярышлар оештырылды, ярышлар арасында кызлар көче белән концерт куелды. Соңыннан бәйрәм дискотекасы ясалды.









