муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Бәйрәм котлавы. 23.02.2015

Укучыларыбыз әтиләрен, абыйларын һәм бабайларын “Ватанны саклаучылар” көне белән котладылар һәм аларга үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.
-
Аҗаган – 2015 21.02.2015

Мәктәп күләмендә традицион “Аҗаган” уены уздырылды. Әлеге чарада ярышлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырылды. Аҗаганда укучыларыбыз беренче медицина ярдәме күрсәтү, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, яралы сугышчыны сугыш кырыннан алып чыгу, дошман танкларын юк итү, пожар куркынычсызлыгы, гражданская оборона буенча ярышларда катнашты . Махсус карта буенча хәрәкәт итеп, авыл эченә яшерелгән серле пакетны эзләү генә дә ни тора бит. Ә барлык ярышлардан соң кырда пешкән бәрәңге ашау ничек рәхәт!
-
Веноклар салдык. 21.02.2015

“Ватан сакчылары” көне уңаенан Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин һәйкәленә, Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелискка веноклар салдык. Әлеге венокларны укучылар үз куллары белән ясадылар. Шулай ук һәйкәл янында сугыш батырларын 1 минут тынлык белән искә алдык.
-
“Сугышчан дан” музеена сәяхәт 20.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә укучыларыбыз мәктәбебез музеена экскурсияләргә йөриләр. Алар музейда Бөек Ватан сугышы чорында авылдашларыбыз кылган батырлыкларны кабат исләренә төшерәләр, тыл һәм сугыш ветераннары белән танышуны дәвам итәләр.
-
“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”! 19.02.2015

Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә куелган обелискны, Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин һәйкәлен мәктәбебез укучылары онытмый, без аларны даими чистартып торабыз.
-
“Ягез әле, егетләр”! 19.02.2015

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 9-11 сыныф укучылары өчен “Ягез әле, егетләр”! кичәсе уздырылды. Кичәне 9 сыйныф укучылары алып барды. Бәйрәм кичәсендә 2 команда катнашты. Ярышта 39 очко җыеп “Ватан сакчылары” командасы җиңүче булды. Кызыклы конкурслар, җыр биюләр белән кичә оешкан төстә узды. Соңыннан укучыларыбыз бәйрәм дискотекасында күңел ачтылар.
-
«Батырлык дәресе». 18.02.2015

Бүген 6 сыйныф укучылары өчен “Батырлык дәресе” дигән әңгәмә уздырылды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әлеге чара укучыларга бик ошады. Авылыбызның Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин турындагы истәлекләрне инде берничә кабат ишетүгә карамастан игътибар белән тыңладылар. Әңгәмә ахырында сугыш батырларын искә алу өчен 1 минут тынлык игълан ителде.
-
ЕГЭга әзерлек дәвам итә. 18.02.2015

ЕГЭ га әзерлек максатыннан 11 сыйныф укучылары өчен математикадан сынау тесты уздырылды.
-
Тагын макулатура җыйдык. 17.02.2015

Мәктәп күләмендә макулатура җыю оештырылды. Барлыгы 754 кг тотылган кәгазь җыйналды.
-
“Созвездие-2015” 16.02.2015

Малмыж шәһәрендә узган регионара “Созвездие” конкурсында мәктәбебезнең моңлы сандугачы Сәләхетдинова Эльвина катнашты. Ул әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясап, “Вокал” номинациясендә, 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.









