муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Җиңү марафоны. 07.05.2015

Укучыларыбыз Яңгулдан алып Салавычка кадәр йөгерешкә чыктылар. Алар Җиңү факелын сүндермичә Салавычка кадәр алып барып җиткерделәр.
-
Флэшмоб 06.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап укучыларыбыз флэшмоб уздырдылар һәм “тере” 70 саны ясадылар.
-
«Бөек Җиңүгә-70 ел”! 04.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә мәктәптә “Без тнычлык яклы” дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
«Урок безопасности» 30.04.2015

Мәктәп күләмендә бердәм куркынычсызлык дәресе уздырылды. Әлеге дәрескә Яңгул пожар бүлекчәсеннән Гилманов Нияз чакырылды. Ул укучыларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җентекләп аңлатты, укучыларның сорауларына җаваплар бирде.Шулай ук әлеге теманы яктырткан видео күрсәтелде.
-
Батырлык-мәңгелек! 29.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Әлеге кичәдә сугышка озату күренеше күрсәтелде, шулай ук сугыш чоры җырларына, шигырьләренә киң урын бирелде.
-
Өмә 25.04.2015

Әйләнә-тирәне чүп-чардан арындыру буенча игълан ителгән айлык кысаларында, бүген мәктәп тирәсен җыештырдык.
-
Герой Габдулла һәйкәлен чистартабыз 25.04.2015

Укучылар Герой Габдулла Гарифуллин һәйкәлен һәрвакыт карап, тәртипләп торалар.
-
"Созвездие-Йолдызлык 2015" 24.04.2015

Районда үткән “Йолдызлык - 2015” балалар һәм яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә мәктәбебезнең “Яшьлек” бию төркеме укучылары “Хореография” һәм 11 сыйныф укучысы Сафиуллин Рафил “Вокаль” номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнделәр.
-
“Тамчы шоу” 23.04.2015

Туган тел атналыгы кысаларында 5 һәм 6 сыйныф укучылары арасында “Тамчы-шоу” уздырылды. Әлеге кичәдә укучылар үзләренең Тукай иҗатын, татар халык мәкальләрен нинди дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Кичәдә 5 сыйныф укучыларының “Тукай оныклары” командасы җиңү яулады.
-
«Марш парков» 22.04.2015

Район күләмендә традицион “Марш парков” акциясенең йомгаклау кичәсе уздырылды. Әлеге чарада мәктәбебездән 3 сыйныф укучысы Багауетдинов Ирек катнашты. Ул әлеге акциядә сыерчык оялары конкурсында район күләмендә 2 урынны алган өчен чакырылды. Ирек әлеге бәйрәмнән грамота һәм истәлекле бүләк алып кайтты.









