муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
“Урман -безнең байлыгыбыз” 21.03.2015

21 март – урман көненә багышлап, 1-6 сыйныфлар өчен, “Урман –безнең байлыгыбыз” дип исемләнгән чара үтте. Укучылар урман темасына багышланган сорауларга җавап бирделәр, кызыклы биремнәр үтәделәр. Соңыннан сыерчык оялары конкурсы булды.
-
Молодцы, егетләр! 21.03.2015

Борбаш авылында , РСФСР ның спорт мастеры Фидәил Шакиров истәлегенә багышлап уздырылган милли көрәштә, безнең егетләр командасы 2 нче урынны яулады.
-
ГТО нормалары тапшыру- һәр укучының бурычы. 21.03.2015

Район күләмендә физкультура укытучыларына ГТО нормалары тапшыру, аның таләпләрен аңлату буенча уку оештырылды. Әлеге укуда мәктәбебезнең физкультура укытучысы Мухаметгалиев Ранил Накипович катнашты.
-
“Җиңү килде җирне нурга күмеп” 20.03.2015

Бүген, 1-6 сыйныф укучылары өчен, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларына багышланган чара үткәрелде. “Җиңү килде җирне нурга төреп” исеме астында уздырылган бу чарада укучылар сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә татыган, Җиңү таңын якынайтуда үзләреннән зур өлеш керткән әби-бабайларны искә алдылар. Кичә күмәк башкаруда “Матур булсын” дигән җыр белән тәмамланды.
-
Безнекеләр - “Илһам” бәйгесендә 19.03.2015

Бүген 4 сыйныфтан- Сәләхетдинова Эльвира һәм 7 нче сыйныфтан Шафигуллин Искәндәр Арча районының 7 нче номерлы мәктәбендә үткән “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабында катнаштылар. Алар анда “Яшь шагыйрь” номинациясе буенча уңышлы чыгыш ясап, Казанга - бәйгене йомгаклау бәйрәменә чакыру алдылар.
-
“Хәкимова Разыя апа- бердәнбер исән сугыш ветераны” 18.03.2015

Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чаралар үткәрү дәвам итә. Чираттагысы- авылыбыздагы бердәнбер исән сугыш ветераны Разыя апага багышлап үткәрелде.
-
“Сугыш истәлекләре” 17.03.2015

3 сыйныфта Бөек Ватан Сугышына багышланган музей турында “Сугыш истәлекләре” дип аталган тәрбия сәгате узды.
-
“Шәфкатьлелек ярминкәсе” 16.03.2015

“Язның игелекле атнасы” кысаларында “Шәфкатьлелек ярминкәсе” үткәрдек. Укучылар ярминкәгә бик тырышып әзерләнгәннәр иде: сатучылар да, сатып алучылар да канәгать калды. Ярминкәдән кергән акча авыру балаларга ярдәмгә китәчәк.
-
“Безнең горурлыгыбыз” 14.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллинны искә алу кичәсе узды. Укучылар аның тормыш юлын һәм сугышта күрсәткән батырлыкларын искә төшерделәр, аңа багышлап язылган җырны тыңладылар.
-
«Язның игелекле атнасы» 13.03.2015

Мәктәптә, “Язның игелекле атнасы” уңаеннан , таушалган китаплар төпләнде.









