муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Без-көрәшле халык. 13.04.2015

Район күләмендә Татарстанның атказанган тренеры Васыйл Гарифуллин истәлегенә 1999 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында узган татар-башкорт милли спорт көрәше ярышларында мәктәбебез командасы 3 урынны яулады. Менә безнең батырлар: Асхадуллин Айнур-1 урын, Рафиков Инсаф-2 урын, Хабибуллин Руфил- 2 урын, Кузнецов Кирилл-3 урын. Молодцы!
-
12 апрель- Космонавтика көне. 12.04.2015

“Хыял” балалар оешмасы мәктәп газетасының чираттагы номерын чыгарды. Әлеге номерда Космонавтика көненә, “Бөек Җиңүгә” багышланган мәкаләләр урын алды.
-
Мониторинг 10.04.2015

Согласно приказу МО и Н РТ №2368/15 от 6 апреля 2015 года в школах Республики Татарстан проводится мониторинг оценки качества образования в начальной школе в соответсвии с ФГОС.
График проведения:
10-14 апреля 2015 года – анкетирование родителей и учащихся 4 классов
15 апреля 2015 года – оценка метапредметных результатов: читательская грамотность;
17 апреля 2015 года – оценка метапредметных результатов: проектная деятельность;
22 апреля 2015 года – итоговая работа по русскому языку;
24 апреля 2015 года – итоговая работа по математике;
27 апреля 2015 года – итоговая работа по окружающему миру.
-
“Урок Победы” 09.04.2015

Мәктәп күләмендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Җиңү дәресе уздырылды. Әлеге дәрестә укучыларыбызга кабат сугыш еллары турында искә төшерелде, презентацияләр күрсәтелде.
-
Туган тел айлыгы бара. 09.04.2015

Мәктәбебездә туган тел айлыгы бара. Әлеге уңайдан китапханәче Нурия Котдусовна башлангыч сыйныф укучылары белән “туган тел” темасына уен-викторина уздырды. Әлеге чара укучыларга бик ошады, алар викторина сорауларына җавап эзләп, туган тел буенча белемнәрен күрсәттеләр.
-
Советлар Союзы Геройлары турында сөйләштек. 08.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 1-5 сыйныф укучыларына “Советлар Союзы Геройлары” дигән темага әңгәмә уздырылды. Әңгәмәдә районыбызның Советлар Союзы Геройлары турында презентация күрсәтелде, аларның тормыш юллары белән таныштырылды.
-
«Без тынычлык яклы»! 07.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә дә санаулы гына көннәр калып бара. Шушы уңайдан мәктәбебездә күп кенә чаралар уздырыла. “Без тынычлык яклы”! дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе дә шундыйларның берсе.
-
Кул көрәше. 06.04.2015

Россия күләмендә мөмкинлекләре чикләнгән укучылар арасында Мәскәү шәһәрендә армспорт ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебездән Накипов Рамазан катнашты. Рамазан Россия күләмендә 2 урынны яулады һәм дипломга лаек булды. Молодец, киләчәктә тагын да зурырак уңышларга ирешергә насыйп булсын.
-
Халыкара олимпиадаларда катнашабыз. 04.04.2015

2 сыйныф укучылары татар теленнән Халыкара дистанцион олимпиадада катнаштылар. Нәтиҗәләре дә куанычлы. 4 укучы җиңүче буларак дипломнарга, 4 укучы катнашучы сертификатларына ия булды.
-
Мәктәптә “Бөре” операциясе уздырылды. 02.04.2015

Мәктәп күләмендә каен һәм нарат бөресе җыю буенча ункөнлек игълан ителгән иде. Әлеге чарада һәр укучы актив катнашты. Нәтиҗәдә 1. 150г. каен, 2.130 г. нарат бөресе җыелды. Бөреләр ПО “Хлеб” оешмасына тапшырылачак.









