МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Очрашу 08.05.2018

7май көнне һәр сыйнфта “Батырлык” дәресе узды. Бирегә сугыш чоры балалары чакырылган иде. Алар үзләренең бала вакытларындагы авыр хатирәләрен сөйләделәр. Шуңа да карамастан, алар зарланмыйлар, сабыр итәләр. Бу әби- бабайларны тыңлаганда тамакка төер тыгыла. Авыр хөсрәтләр күргәннәр алар. Безгә һәм безнең балаларга андый ачы афәтләр күрергә язмасын.
-
Өмә 08.05.2018

5 нче май көнне мәктәбебезнең барлык укытучылары , укучылары, барлык хезмәткәрләр өмәдә катнашты. Үзебезнең мәктәп территориясен чистарттык, ямь керттек. Эшебез гөрләп барды.
-
Патриотик җырлар конкурсы 07.05.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына карата патриотик җырлар конкурсы булды. Биредә һәр сыйныф актив катнашты.
-
Котлыйбыз! 07.05.2018

5 нче сыйныф укучысы Корбангалиева Энҗе бадминтон ярышында 3 нче урынны яулады. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын. Афәрин, Энҗе!
-
Котлыйбыз! 06.05.2018

Латипова Алсу татар теле һәм әдәбияты буенча уздырылган Халыкара олимпиадада катнашып, диплом белән бүләкләнде.
Поздравляем.
Латипова Алсу участвовала в международном олимпиаде по татарскому языку и литературы. -
Бөек Җиңүгә әзерлек 05.05.2018

Бөек Җиңүне каршылау максатыннан, һәр сыйныф җырлар өйрәнә. Сугыш чоры балалары белән очрашуга әзерләнә. Котлау һәм чакыру открыткалары ясый.
-
Георгий лентасы 04.05.2018

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылауга әзерлек чаралары бара. Һәммә укучы һәм укытучыга “Георгий лентасы” тагылган.
-
“Илһам”
03.05.2018
“Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә мәктәбебездән күп кенә укучыларыбыз катнашты. Тик шулай да ике укучыбыз: Хөсәенова Зәринә һәм Газизуллина Нәргизәләрнең иҗатлары гына икенче турга үткән иде. Шушы язучыларыбыз Арчада узган конкурста катнашып, диплом белән бүләкләнделәр. Афәрин!
-
“Алтын каләм”.
02.05.2018
Район күләмендә оештырылган “Алтын каләм” конкурсында үзенең матур шигырьләре белән Корбангалиева Энҗе 3 нче урынга лаек булды. Галәветдинова Мәликә актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләнде. Алга таба да аларга иҗат уңышлары телибез.
-
Котлыйбыз.
01.05.2018
28 нче апрель көнне Васил Гарифуллин истәлегенә оештырылган көрәштә мәктәбебездән бер төркем егетләребез катнашты. Авхадиев Ленар- 1, Галимов Әлфис-2, Тимербаев Айрат-2, Хайруллин Инсаф-2, Авхадиев Ранил -3, Мурадымов Әдел 3, Гафуров Ильмир 3 нче урынга лаек булды. Район буенча команда 2 нче урынны яулады. Афәрин, егетләр!










