МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Лагерьның беренче көне 02.06.2018

1июнь- балаларны яклау һәм саклау көне. Бу балалар өчен икеләтә бәйрәм булды. Мәктәп янында оешкан “Кояшкай” лагере ачылды. Бүген алар бер –берләре белән таныштылар, отрядларга бүленделәр, исем, җыр, девизлар өйрәнделәр. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, бәйрәм көне уңаенннан оештырылган төрле ярышларда, күңел ачуларда катнаштылар. Балалар бик кәнагать калдылар.
-
Очрашу
01.06.2018
29 нчы май көнне балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүче иинспектор Раушания Ленаровна килде. Ул җәйге чор кагыйдәләрен, куркынычсызлык искәртеп үтте. Сабак алырлык мисаллар белән үз чыгышын дәлилләп китте.
-
Гомуми җыелыш
01.06.2018
31 нче май көнне укучылар өчен гомуми җыелыш булды. Мәктәбебез директоры Г.Г.Бариева җәйге чор кагыйдәләрен аңлатты. Укучыларга уңышлы, имин яллар теләде.
-
Ата- аналар җыелышы
31.05.2018
30 нчы май көнне 5-8,10 нчы сыйныф укучыларының әти- әниләре өчен җыелыш булды. Мәктәбебез директоры Г.Г.Бариева җәйге каникулга таләпләр, кагыйдәләр белән таныштырды. Әңгәмә соңыннан классларда дәвам итте.
-
22 мая глава Рособрнадзора в ходе «горячей линии» ответил на вопросы об организации ГИА в 2018 году 30.05.2018

22 мая глава Рособрнадзора в ходе «горячей линии» ответил на вопросы об организации ГИА в 2018 году
«Горячая линия», посвященная проведению государственной итоговой аттестации (ГИА) в 2018 году, прошла в Ситуационно-информационном центре Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки 22 мая в 12:00.
Заместитель министра образования и науки РФ – руководитель Рособрнадзора Сергей Кравцов и специалисты Рособрнадзора ответили на вопросы выпускников, их родителей и педагогов, касающиеся:
– организации и проведения в 2018 году ЕГЭ и ГИА-9;
– содержания экзаменационных материалов;
– особенностей проведения государственной итоговой аттестации для выпускников школ с ограниченными возможностями здоровья;
– процедуры апелляции и пересдачи ЕГЭ и ОГЭ. -
Ифтар мәҗлесе
29.05.2018
28 нче май көнне мәктәбебездә ифтар мәҗлесе узды. Бирегә лаеклы ялга чыккан укытучылар, хезмәткәрләр чакырулы иде.
-
Юбилеегыз котлы булсын! 29.05.2018

Мәктәбебездә бик күп еллар укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән Габделхак абый Исхаковның 80 яшьлек юбилее булды. Аны үзе белән бик озак эшләгән хезмәттәшләре һәм мәктәбебез директоры Г.Г.Бариева котлап үтте.
Габделхак абый! Сезне олуг юбилеегыз белән котлыйбыз.
Уен гына түгел яшегез, Сез хәзер сиксәннәрдә. Сокланыплар карарлык бар Сиксәнгә җиткәннәргә!
Үрнәк итеп куеп сезне: «Менә бит!»— диярлек бар. Алтмыш яшьлек балаларың Башларын иярлек бар.
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы -
Дуслык учагы
28.05.2018
25 нче май көнне укучыларыбыз Малмыжда уздырылган "Дуслык учагы" нда катнашып, күңел ачтылар.
-
ОГЭ, ЕГЭ
28.05.2018
Чыгарылыш сыйныф укучыларының 26 нчы май көнне имтиханнары башланып китте. Аларга уңышлар юлдаш булсын.
-
Җыелыш
27.05.2018
24 нче май көнне башлангыч сыйныф укучыларының әти- әниләре өчен җыелыш уздырылды. Җәйге каникул чорына таләпләр, кагыйдәләр белән мәктәбебез директоры Г.Г.Бариева таныштырды. Соңыннан сөйләшү классларда дәвам итте.










