МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Хөрмәтле хезмәттәшләр, чыгарылыш сыйныф укучылары! 26.05.2018

Хөрмәтле хезмәттәшләр, чыгарылыш сыйныф укучылары!
Сезне бүгенге шатлыклы да, бераз ямансу да булган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйбыз.
Укытучы. Җирдә яшәүче һәр кеше бу исемне гомере буе күңел түрендә йөртә. Чөнки ул безнең һәрберебезне хәреф танырга, язарга өйрәтә, тирән белем биреп зур тормыш юлына озата. Безнең һәрберебезне үз баласы кебек якын күреп, безнең уңышларга сөенеп, ялгыш адым ясавыбызга көенеп яши ул.
Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән:
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.
Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен,
Дистә еллар түгәсең син акыл көчең.
Укучы. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын. -
Информационные материалы 25.05.2018

Для информирования участников ЕГЭ, их родителей и специалистов, принимающих участие в проведении ЕГЭ, Рособрнадзор подготовил тематические материалы. Брошюра для организаторов ЕГЭ и брошюра с советами психолога размещены на сайте в разделе «Информационные материалы».
http://obrnadzor.gov.ru/ru/press_center/infomaterial/ -
Соңгы кыңгырау 25.05.2018

24 май көнне күңелледә, бераз моңсу да булган “Соңгы кыңгырау”бәйрәме булды. Бу уку елында 13 укучыбыз – 9 нчы, 9 укучыбыз 11 нче сыйныфны бетерә. Аларга имтиханнарын уңышлы тапшырып, теләгән уку йортларына керергә насыйп булсын иде.
-
Очрашу 24.05.2018

5-11 нче сыйныфта укучы егетләр ГАИ инспекторлары белән очрашып сөйләштеләр. Алар тагын бер кабат мотоцикл, скутерларда йөрү яше, кагыйдәләре турында бик җентекләп аңлаттылар.
-
Хәрби җыен
24.05.2018
10 сыйныф егетләре район күләмендә хәрби җыенда катнаштылар. Биредә алар үзләренең физик әзерлекләрен сынап карадылар һәм сынатмадылар.
-
Йолдызлар парады 23.05.2018

21 нче көнне Балтач мәдәният йортында “Йолдызлар парады” булып узды. Мәктәбебездән Латипова Алсу, Авхадиев Ранил, Авхадиев Ленар, Базагутинов Әмир катнашты. Алар һәммәсе дипломнар, сертификатлар белән бүләкләнде .
-
Туризм -2018
23.05.2018
Район күләмендә узган туризм ярышында мәктәбебез командасы катнашты. Алар ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Экскурсия
22.05.2018
Ямьле , җылы көннәр башланды. Шул уңайдан 19 нчы май көнне мәктәбебез белән язгы табигать кочагына экскурсиягә бардык. Бик күңелле ял иттек.
-
Варислар 20.05.2018

19 нчы май пионер туган көн санала. Шул уңайдан 4 нче сыныф укучыларын варисларга кабул иттек.
-
Самолетлар
19.05.2018
19 нчы май көнне укучыларыбыз үзләренең ясаган кәгазь самолетларын алып килделәр. Очкычның нинди генә төрләре юк иде. Барысы да бик матур иде.










