МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Арадаш аттестация эшләре
17.05.2018
15 майдан арадаш аттестация эшләре эшләү башланып китте. Укучыларга уңышлар телибез!
-
Проект эшләре 16.05.2018

Мәктәбебездә проект эшләре дәвам итә. Укучыларыбыз бик яхшы хәзерлек белән чыгыш ясыйлар.
-
Конференция 16.05.2018

15 нче май көнне Галиев Дилүс , Дилүзәләр КНИТУ да уздырылган конференциядә уңышлы гына чыгыш ясап, 3 нче урынга лаек булдылар. Афәрин!
-
Собибор 15.05.2018

14 нче май көнне мәтәбебезгә кино килде. Ул “Собибор” дип атала иде. Биредә сугыш вакытында фашистларга әсир төшкәннәр турында бара. Аларның нинди җәзалар кичергәннәрен йөрәккә тия торган итеп сүрәтләп бирелә.
-
Котлыйбыз! 14.05.2018

12 нче май көнне узган татарча көрәш ярышында катнашып җиңү белән кайттылар. Авхадиев Ленар- 1, Галимов Әлфис 2 нче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!
-
Шәҗәрәләр конкурсы 14.05.2018

12 нче май көнне бер төркем укучыларыбыз Казан шәһәренә шәҗәрәләр конкурсына бардылар. Алар анда үзләренең нәсел агачларын алып бардылар һәм чыгышлар ясадылар. Мәктәбебездән Гафурова Әминәнең шәҗәрәсе 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Проект эшләре 12.05.2018

11 нче майда укучыларыбызның проект эшләрен яклау башланып китте. Аларга уңышлар телибез.
-
“Йолдызлык -2018”
11.05.2018
10 май көнне район мәдәният йортында “Йолдызлык” фестиваленең муниципаль этабының йомгаклау концерты булды. Мәктәбебездән Шакирова Галия “Вокал” номинациясе, Нәргизә һәм Кәрим Газизуллиннар “Конферанс” номинациясе буенча дипломнар белән бүләкләнделәр. Аларга уңышлар телибез.
-
“Үлемсез полк” акциясе 10.05.2018

Митингтан соң укучыларыбыз “Үлемсез полк” белән авыл урамнарын йөреп кайттылар. Алар исән һәм үлмәячәкләр!
-
Митинг 09.05.2018

8 май көнне Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг булды. Бирегә сугыш ветераннары, тыл батырлары, сугыш чоры балалары чакырулы иде. Тантаналы өлештән соң өлкәннәребез чәй табыны янында үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар.










