МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Бәйрәм концерты 11.03.2018

7 нче март көнне башлангыч сыйныф укучылары 8 март – хатын –кызлар көненә багышланган бәйрәм тамашасы күрсәттеләр. Һәр укучының җыр- биюгә, нәфис сүзгә оста икәнлеген күреп, тамашачылар җылы алкышлар белән каршы алдылар. Бәйрәм концерты һәммә кешегә ошады. Афәрин, укучылар һәм әзерләгән укытучылар!
-
Юбилеегыз белән тәбрик итәбез 08.03.2018

Хөрмәтле хезмәттәшебез, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, Раушания Уран кызы Валиеваның 8 нче март көнне зур, матур бәйрәме - 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!
Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы. -
Хөрмәтле гүзәл затлар! 07.03.2018

Хөрмәтле гүзәл затлар!
Көннең яктылыгы кояшта,
күкнең матурлыгы йолдызларда,
җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.
Сезне шул җир йөзен бизәген
халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!
Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,
рәхәтлек, җанга ял алып килә.
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын,
табигатьнең самимилеген өстәп,
күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек,
өегезгә иминлек алып килсен.
Зур ихтирам белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы. -
Ачык дәрес 06.03.2018

3 март көнне тарих укытучысы Ранил Мөнирович Гобәйдуллин 9 нчы сыйныфта тарих фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Укытучы күп төрле эш алымнары кулланып укучыларны кызыксындыра алды. Ранил Мөнировичка алга таба да эшендә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Әниләргә бүләк 05.03.2018

8 март хатын- кызлар көне уңаеннан һәр сыйныф укучысы әниләргә бүләк ясауда актив катнашты.
-
Хоккей ярышы. 05.03.2018

3 нче март көнне боз мәйданчыгында укучылар, студентлар, ветераннар арасында хоккей ярышы булды.
-
Әлифба бәйрәме 04.03.2018

Хуш инде, Әлифба! Өйрәттен укырга син,
Кадерлем – Әлифба
Инде китәсең миннән,
Ә мин сине онытмам!
2 нче март көнне 1 нче сыйныф укучыларының “Әлифба бәйрәме” булып узды.
-
Ачык тәрбия сәгате 03.03.2018

1 нче март көнне 4 сыйныф укытучысы Яббарова Альфира Мансуровна темасына ачык тәрбия сәгате уздырды. Дәрес укучыларга һөнәр турында күп мәгълүмат бирде.
-
Библиотечный урок 02.03.2018

27 февраля с учащимися 5 класса был проведен, библиотечный урок, посвященный Л.Н.Толстому
-
“2018 – год Л.Н. Толстого” 01.03.2018

Учащиеся 10 класса в рамках плана “2018 – год Л.Н. Толстого” представили презентацию, для учеников 7, 8, 9 классов, познакомили с подробностями из жизни и творчества Льва Николаевича Толстого.










