МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Ачык дәрес 04.02.2018

1 нче февраль көнне башлангыч класс укытучысы Лилия Асхадулла кызы 2 нче сыйныфта математикадан ачык дәрес күрсәтте. Дәрес кызыклы, мавыктыргыч булды. Математтикадан укучыларның белемле, зирәк һәм тапкыр булулары күренде. Афәрин!
-
Ачык дәрес 04.02.2018

1 нче февраль көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Зөфәровна 7 нче сыйныфта туган тел әдәбиятыннан Ә. Еникиның “Әйтелмәгән вәсыять” әсәре буенча ачык дәрес уздырды. Биредә әсәргә киң итеп анализ ясалды һәм бүгенге көндә дә актуаль булган проблемалар табылды.
-
Тәрбия сәгате 03.02.2018

1-февраль көнне 5-классларда Мифтахова Н.С. “Дус яшәү серләре” темасына ачык тәрбия сәгате үткәрде. Төрле эш алымнары кулланып үткәрелгән бу чарада, 5- класслар үзләрен активлыкларын күрсәттеләр, файдалы киңәшләр алдылар.
-
Әти- әниләргә ачык дәрес 02.02.2018

30 нчы гыйнвар көнне Рамилә Шамил кызы 1 нче сыйныфта әти- әниләргә әлифбадан “Х хәрефе”, математикадан “10 эчендә кушу, алуны ныгыту” темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә укучылар үзләренең укый- яза, саный, куша- ала белүләрен күрсәттеләр. Дәрес әти- әниләргә бик ошады. Алар үзләренең балаларының чын укучы икәнлекләрен күрделәр һәм горурландылар.
-
Ачык дәрес 01.02.2018

30 нчы гыйнвар көнне Альфира Мансур кызы 4 нче сыйныфта татар теленнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес сыйфат турындагы белемнәрне ныгытуга багышланган иде. Һәммә укучы үзенең бу теманы ныклап үзләштерүен дәлилләп бирә алды. Дәрес бик үзенчәлекле, кызыклы һәм әһәмиятле алымнарга бай булды. Алга таба да уңышлар, сезгә!
-
Прием в школу 31.01.2018

С 1 февраля в Татарстане стартовала кампания по приёму заявлений о зачислении в первый класс. Она продлится пять месяцев. Если родители планируют отдать ребёнка в школу не по месту жительства, то их заявления будут рассмотрены после основного приёма.
На текущий момент услуга по зачислению в общеобразовательные организации предоставляется на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан (uslugi.tatarstan.ru). Для получения услуги необходимо наличие учетной записи ЕСИА не ниже второго уровня (Стандартная учетная запись ЕСИА).
-
Котлыйбыз
30.01.2018
27 нче гыйнвар көнне бертуган Таҗетдиновлар призына уздырылган бадминтон ярышында мәктәбебездән Корбангалиева Энҗе- 3, Галимов Әлфис 4 нче урынгы ия булдылар. Алга таба да уңышлар, сезгә!
-
"Көйне таны" уены 29.01.2018

26 нчы гыйнвар көнне башлангыч сыйныфлар айлыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Көйне таны" уены үткәрелде. Уен барышында укучылар музыка уен коралларын, төрле көйләрне тану буенча үз белемнәрен тикшерделәр.Укучылар уенда барысы да бик актив катнашты.
-
Концерт 28.01.2018

26 нчы гыйнвар көнне 6 сыйныф укучылары “Туган телем- иркә гөлем” дип исемләнгән концерт куйдылар. Бәйрәм матур җырлар, биюләр һәм туган телебез, илебез турында нәфис сүзләр белән аралашып барды. Ә инде әти- әниләрнең сәхнәдәге чыгышлары концертны тагын да җанландырып җибәрде. Афәрин, укучылар һәм әти- әниләр!
-
Әти-әниләр җыелышы 27.01.2018

26 нчы гыйнвар көнне 9 һәм 11 нче сыйныф укучыларының әти- әниләре өчен җыелыш булды. Биредә алда тора торган БДИ һәм ТДИ турында сүз барды. Аларга әзерлек чаралары, таләпләре турында тагын бер кат аңлатылды. Имтихан кагыйдәләренең барлык нечкәлекләре белән таныштырылды.










