муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 311 312 313 314 315 316 317 318 319 ( 320 ) >>
-
Муса Җәлилнең тууына 110 ел 15.02.2016 Бүген Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулган көн. Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләтләргә дә билгеле булган бу датаны безнең мәктәп укучылары да билгеләп үтте. "Йолдызлы сәгать" дип исемләнгән кичәдә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган сорауларга җаваплар эзләделәр, шигырьләрен укыдылар..

-
Чаңгы юлы - 2016 14.02.2016

14 нче февраль көнне мәктәптә Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Вафина Р.Р.призына зона мәктәпләре арасында чаңгы ярышы үткәрелде. Ярышка иң көчле чаңгычылар җыелды.Башлангыч класслардан алып югары класс укучыларына кадәр үзләренең җитезлекләрен сынады. Командалар арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урында - Курса Почмак мәктәбе, 2 урында - Урта Курса мәктәбе, 3 нче урында - Сеҗе мәктәбе командалары. Җиңүче командаларга кубоклар һәм медальләр тапшырылды. Шәхси беренчелектә нәтиҗәләр:башлангыч класс кызлары арасында - Гыйззәтуллина Фидалия(Курса Почмак)- 1 урын, Бикбаева Алия (Урта Курса) - 2 урын, Миннегалиева Язгөл (Сеҗе) - 3 урын. Башлангыч класс малайлары арасында - Нигъмәтов Рәмзил(Сеҗе)- 1 урын, Гатауллин Радик (Урта Курса) - 2 урын, Шагниев Рәмзил (Урта Курса) - 3 урын. 5-6-7 нче класс кызлары арасында нәтиҗәләр: Мингазова Илүзә (У.Курса) - 1 урын, Нуруллина Илүзә (К.Почмак) - 2 урын, Миннеханова Гөлфия (Сеҗе) - 3 урын. Малайлар арасында:Гыйләҗиев Марат(К.Почмак) - 1 урын, Госманов Нияз (Сеҗе)-2 урын, Закирҗанов Илназ (У.Курса) - 3 урын. 8-9 нчы класс кызлары арасында: Шиһапова Таңсылу (К.Почмак) - 1 урын, Галимуллина Илүзә (У.Курса) - 2 урын, МинһЗилә (У.Курса) - 3 урын. Малайлар арасында нәтиҗәләр: Рамазанов Илнур (К.Почмак) - 1 урын, Сәләхов Илнар (У.Курса) - 2 урын, Фәйзрахманов Салават (Сеҗе) - 3 урын. Ярышта катнашкан барлык чаңгычыларны җиңүләре белән котлыйбыз!!!
-
Әлифба бәйрәме 13.02.2016 И, Әлифбам, син тәүге фәннәрнең тәүге баскычы, Син кадерле, син туган телемнең алтын ачкычы. Кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул. 12 нче февраль көнне мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучылары үзләренең беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр: җырладылар, биеделәр, матур итеп шигырьләр сөйләделәр, әкият сәхнәләштерделәр. Киләчәктә дә уңышлар телибез сезгә, нәни дусларыбыз!

-
"Аҗаган" уены 12.02.2016

Кичә мәктәп командасы Арчаның икенче номерлы мәктәбендә "Аҗаган" хәрби-патриотик уенының зона этабында катнашты. Ярышка барлыгы 10 мәктәп командасы килгән иде. Укучылар төрле ситуацияләрдә үзләрен сынадылар, хәрби әзерлек, туризм, спорт буенча әзерлекләрен күрсәттеләр, интеллектуаль конкурста катнаштылар. Көндәшләреннән азга гына калышып, мәктәп командасы уенчылары 5 нче урынга лаек булдылар.(Ярышларга әзерләүче укытучы - Минһаҗев М.В.) Команданы уңышлары белән котлыйбыз!
-
Әфганчы авылдашны искә алу 11.02.2016 1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарыла. Шулай итеп, 10 ел 1ай һәм 18 көнгә сузылган кирәкмәгән сугыш тәмамлана. Бу сугышта Советлар Союзы үзенең 15 мең кешесен югалта, 53 меңе төрле яралар белән өйләренә кайта. 15 февраль исә аларның барысын да искә алу, ә дәһшәтле вакыйгалардан исән-имин көе чыкканнарны хөрмәтләү көне. Әйе, бу көн әфганчы-солдатларыбызның күңелләрендә уелып калган. Кемдер пуля астында булган, кемдер үз гомере бәрабәренә иптәшен саклаган, кемдер соңгы ипи кисәген бүлешкән. Безнең авыл җирлегеннән дә әлеге дәһшәтле сугышта булган авылдашларыбыз бар. Әфганчы-солдатларыбызның исемнәре, фотолары музеебыздагы стендларда, альбомнарда саклана. Аларның берничәсе хәзерге көндә вафат. Югары Курса авылыннан Нигъмәтҗанов Рәис абыйның каберен мәктәп укучылары һәр ел саен кардан чистартып тора, авылдашлары хөрмәт белән искә ала.

-
Каһарманнар йөрәкләрдә саклана 10.02.2016 Мәктәбебездә патриотик айлык дәвам итә. Һәр көнне тәрбия сәгатьләрендә Бөек Ватан сугышы, Ватанны саклау темасына багышланган 10 минутлык мәгълүмат бирелә. 4 сыйныф укучылары белән “Бөек Ватан сугышының каһарманнары йөрәкләрдә саклана” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Оныклар үз бабайларының батырлыклары турында горурланып тыңладылар,” Хәтер” китабыннан үз бабаларын эзләделәр. “Тормышның мәгънәсе нидә?” дигән сорауга җавап эзләделәр.

-
Конкурс җиңүчеләре 09.02.2016 ФГОС таләпләре буенча укучылар иҗади фикер йөртә белергә, катлаулы мәсьәләләрдән фикерләү, анализлау ярдәмендә чыга белергә, үз фикерләрен дөрес һәм төгәл итеп әйтә һәм дәлилли белергә тиеш. Боларга ирешү өчен класстан тыш эшләрнең, иҗади бәйгеләрдә катнашуның ярдәме зур. Укучыларыбыз төрле бәйгеләрдә катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. 3 нче сыйныф укучылары да декабрь аенда “Страна талантов” Бөтенроссия конкурсында катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Алар: Яруллин Р., Шәфигуллин К., Шәфигуллин Ә.

-
Котлыйбыз! 08.02.2016

7 нче февраль көнне Арча стадионында спортның кышкы төрләре көне уңаеннан һәм Сочи шәһәрендә XXII Кышкы Олимпия һәм XI Паралимпия уеннары ачылуга ике ел тулуга багышлап чаңгыда шуу буенча эстафета ярышлары үтте. Әлеге ярышта мәктәп командасы төп мәктәпләр арасында 3 нче урынны, ә 8 нче класс укучысы Минһаҗева Зилә үз яшендәгеләр арасында 1 нче урынны яулады. (Укытучылары - Минһаҗев М.В.) Яшь спортчыларга алдагы ярышларда да зур җиңүләр телибез!
-
Хәрби-патриотик айлык 08.02.2016 Һәйкәлләр — халкыбызның батырлыгын мәңгеләштерү эшләренең бер өлгесе. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлләр һәр авылда да бар. Аларны ел әйләнәсе тәртиптә тотуда мәктәп укучылары да катнаша. Сарай-Чокырча авылындагы һәйкәлнең тирә-ягын да башлангыч класс укучылары һәрчак җыештырып, кышын кардан чистартып торалар.

-
Халыкара спорт көне 07.02.2016

Нәрсә соң ул сәламәтлек?
Кайсыгыз җавап бирә?
Сәламәт яшәү рәвешен
Һәркем үзенчә күрә.
Кыш - сәламәтлекне ныгыту өчен иң кулай вакыт. Укучылар һәр көнне бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша. Бу ял көнне дә алар тауда чана, мәктәп янындагы трассада чаңгы шудылар. Ә чаңгычылар командасы район күләмендә уздырылган чаңгы эстафетасында катнаштылар.









