муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 311 312 313 314 315 316 317 ( 318 ) 319 320 >>
-
Әниләр бәйрәме 09.03.2016

Бүген 4 нче класс укучылары һәм аларның әниләре катнашында бәйрәм чарасы үтте. Укучылар, якыннарын котлап, шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Әниләр дә төрле кызыклы уеннарда катнашып, күңелләрен күтәрделәр. Үз балаларының кулларыннан ясалган бүләкләрне алу зур шатлык булды.Бәйрәмне Мөхәмәдиева Н.З.оештырды.
-
Марафон - 2016 09.03.2016

Арча шәһәре стадионында чаңгы сезонын ябу уңаеннан марафон булып узган иде. Безнең чаңгычылар бу юлы да сынатмады, мәктәп командасы әлеге ярышта 2 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә дә уңышлар бар. Алар - Галимуллина Илүзә (9 кл.) - 2 урын, Минһаҗева Зилә (8 кл.) - 3 урын, Яруллин Дәниф (5 кл.) - 3 урын. Спортчыларга алга таба да җиңүләр телибез!
-
Бәйрәм белән! 07.03.2016

Кадерле хатын-кызларыбыз! Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез! Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көн сезгә бары тик сәламәтлек, бәхет китерсен. Тормышыгыз шатлык белән тулсын, туган һәр яңа көнне елмаеп, зур өметләр белән каршы алыгыз! Күңелегез саф, хисләрегез эчкерсез, хыялларыгыз якты һәм матур булсын.
-
Спортзалда - авыл яшьләре 06.03.2016

Авыл яшьләре командалары арасында уздырылучы волейбол ярышы инде традициягә әйләнде дисәк тә була. Бәйрәм уңаеннан алар кабат спортзалга җыелды. 9 команда арасында барган көрәш кичкә кадәр дәвам итте. Командалар составында мәктәп укучылары да катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урында Арча шәһәренең КСМ командасы, 2 урында - Алан яшьләре командасы, 3 урында -- Ю.Курса авыл яшьләре командасы.
-
Күңелле турнирлар 04.03.2016 Мәктәбебездә традиция буенча һәр елны 8 март бәйрәме белән котлап “Ягез әле, кызлар” уены үткәрелеп килә. Быел әлеге уенны бераз үзгәртеп, кызлар һәм егетләр катнашында “Күңелле турнирлар” уздырдык. Укучыларыбыз төрле конкурсларда көч сынаштылар. Безне шулай сөендергәннәре өчен аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

-
Технологиядән ачык дәрес 03.03.2016 Чигү - хатын-кыз һөнәренә караган иң борынгы һәм иң таралган шөгыль. Бик борынгы заманнардан ук оста кулындагы бәләкәй генә энә кием-салым тегәргә ярдәм итеп кенә калмыйча, аны нәкышләп чигәргә дә булышкан. Чигү өчен катлаулы җайланмалар кирәкми, тукымаң, энә белән җебең бар икән, шул җиткән. Шуңа күрә халык аның белән яратып шөгыльләнгән. Технология дәресендә 5 нче класс укучылары чигүнең төрле техникалары белән танышалар. Бүген алар укытучылары Солтанова И.А. җитәкчелегендә крестик белән чигү алымын үзләштерделәр.

-
Әниләр белән очрашу 02.03.2016

8 март бәйрәме алдыннан 1 нче класс укучыларының әниләре мәктәпкә килде. Алар кыз һәм улларының уку, язу, сөйләм осталыгын күзәтте. Укучылар әниләренә күп һөнәрләрен дә күрсәттеләр. Соңыннан әниләр белән бергәләп алар төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар.
-
Хезмәт һәм сәнгать атналыгы 01.03.2016

Бүген мәктәптә хезмәт һәм сәнгать атналыгы кысаларында “Караоке батл” бәйгесе булып узды. Бәйгедә катнашучылар тамашачыларны матур җырлары, сорауларга күңелле итеп җавап бирүләре, үзләренең тапкырлыклары һәм зирәклекләре белән сөендерделәр, хит җырларны караокега кушылып башкардылар. Бәйгене тамашачылар да бик җылы кабул итте.
-
Волейбол ярышында 29.02.2016

27 нче февраль көнне Яңа Кенәр мәктәбендә 2001-2002 нче елгы кызлар командалары арасында Галиуллин Ришат Әсгат улы истәлегенә волейбол ярышы уздырылган иде. Мәктәбебезнең кызлар командасы әлеге уенда актив катнашты һәм 4 нче урынны яулады. Тренерлары - Гарифуллин Г.В. Афәрин, кызлар! Алдагы уеннарда сезгә зур җиңүләр насыйп булсын!
-
Шахмат ярышы 27.02.2016

25 нче февраль көнне Арча укучылар сараенда Әтнә, Балтач, Арча районнары укучылары арасында региональ шахмат ярышы булып узды. Бу ярышта безнең мәктәп укучылары да катнашты. Шәхси беренчелектә 3 нче класс укучысы Шәфигуллин Камиль һәм 7 нче класс укучысы Солтанова Камилә икесе дә призлы 3 нче урынны алды. 6 нчы класс укучысы Хәмзин Ришат та уңышлы чыгыш ясады. (тренерлары - Лотфуллин М.Л.) Укучыларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.









