муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 311 312 313 ( 314 ) 315 316 317 318 319 320 >>
-
Мәрхәмәтле Татарстан - Дуслык көне 18.04.2016

Бүген мәктәптә Сеҗе, Сикертән һәм Урта Курса мәктәпләренең волейбол буенча егетләр һәм кызлар командалары ярышты. Әлеге ярыш районда узачак волейбол ярышына командаларны сайлап алу һәм төрле мәктәп укучылары арасында дуслыкны ныгыту максатыннан оештырылды. Ярышның нәтиҗәләре түбәндәгечә: егетләр арасында 1 урында Сеҗе мәктәбе, 2 урында Урта Курса мәктәбе, 3 урында Сикертән мәктәбе, кызлар арасында 1 урында Сеҗе мәктәбе, 2 урында Урта Курса мәктәбе командалары. Әлеге командалар район беренчелегенә көч сынышачаклар. Аларга җиңүләр телик. "Дуслык көне" уңаеннан классларда әңгәмәләр, викториналар да уздырылды.
-
“Мәрхәмәтле Татарстан” һәм "Спортлы Татарстан" акцияләре 16.04.2016

16 апрельдән республикабызда “Добрый Татарстан –Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе старт алды. Әлеге акциягә безнең мәктәп тә теләп кушылды. Линейкада әлеге акция, аның максат-бурычлары, шулай ук "Спортлы Татарстан" акциясенең тәртибе аңлатылды. 16 нчы апрель көнне 1 нче сыйныф укучылары "Спортлы Татарстан" акциясенә кушылып, "Җиңел атлетика элементлары белән хәрәкәтле уеннар" темасына саф һавада физкультура дәресен күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр.
-
Өмәдә 15.04.2016

Бүген район буенча игълан ителгән өмәдә һәркем актив катнашты: мәктәп территориясе чистартылды, бакча һәм чәчәклекләр кардан арчылды. Алдагы көннәрдә дә әле чистарту, җыештыру эшләре дәвам итәчәк.
-
"Своя игра" 14.04.2016 В рамках предметной недели по английскому языку сегодня было проведено мероприятие "Своя игра" в 6 классе, в ходе которого учащиеся показали свои знания английского языка в разных видах речевой деятельности.

-
"Путешествие в Великобританию" 13.04.2016

В рамках недели английского языка ученики 5 и 6 классов совершили путешествие по Соединенному Королевству в ходе викторины «Путешествие в Великобританию». Ребята с интересом посмотрели презентации о дворцах, соборах, музеях, парках, в процессе активно добавляя к увиденному на экране факты, которые они узнали из энциклопедий, телепрограмм, уроков английского, а затем отвечали на вопросы мини-викторины на знание достопримечательностей Великобритании.
-
IX муниципаль фәнни-практик конференция 13.04.2016

Арча педагогия көллиятендә укучылар һәм студентларның IX муниципаль фәнни-практик конференциясе узды. Бу чарада безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Минһаҗева Зилә дә актив катнашты һәм "Фәнни-эзләнү күнекмәләрен белү" номинациясендә җиңүче дипломына ия булды(җитәкчесе - рус теле укытучысы-Зәйнуллина Ф.Г.)
-
Неделя английского языка 12.04.2016

В рамках недели английского языка сегодня учащиеся начальных классов разгадывали кроссворды, ребусы, смотрели мультфильмы и пели песни на английском языке.
-
Галәм киңлекләренә сәяхәт 12.04.2016

Укучылар галәм киңлекләре белән бик кызыксыналар.Космонавтика көне уңаеннан уздырылган чараларда 1 нче класс укучылары да актив катнаштылар. Соңыннан алар конструктордан космик корабль моделе төзеделәр.
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2016 12 апрель көнне һәр ел саен космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Гагаринның корабле, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төште. Аның эзе Җирдә дә, галәмдә дә мәңгегә калды. Әлеге истәлекле дата уңаеннан бүген укучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә ясалды, әңгәмәләр, класс сәгатьләре үтте, укучылар галәмгә сәяхәт ясадылар.

-
Химия-биология атналыгы 11.04.2016 Укучыларыбызның биология һәм экология өлкәсендәге белемнәрен тикшерү максатыннан, биология укытучысы Сафина Н.Г. укучыларга кроссвордлар, ребуслар тәкъдим итте һәм алар бу эшне кызыксынып, яратып башкардылар.










