муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 311 312 313 314 315 ( 316 ) 317 318 319 320 >>
-
Педсовет 05.04.2016

Бүген 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча педсовет узды. Мәктәптә укучыларның өлгереше, имтиханнарга әзерлек буенча укыту эшләре буенча директор урынбасары Вәлиева Н.Т.ның,"УУГ ны формалаштырганда системалы-эшчәнлекле якын килү технологияләрен куллану" темасына Юнысова Р.К.ның чыгышы тыңланды, класс җитәкчеләренең һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Садриева Н.З.ның тәрбия эше буенча алып барылган эшчәнлекләренә анализ ясалды, IV чиреккә бурычлар куелды.
-
Биология атналыгы 04.04.2016 Биология атналыгы уңаеннан 5-6 класс укучыларына “Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының иң-иңнәре” темасына презентация күрсәтелде. Презентация табигатьне саклауның бөтендөнья эмблемасы булган зур панда белән таныштырудан башланып китте. Бу чарадан укучылар: иң кечкенә һәм иң зур,иң акрын, иң биек, иң җитез хайваннар;иң зур яфраклы, иң зур чәчәкле, иң кечкенә, иң тиз үсүче, иң карт, иң тиз, иң биек һәм иң киң, иң сасы, иң каты чагучы үсемлекләр белән таныштылар.

-
Г.Тукай исемендәге урамда - бәйрәм 02.04.2016

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан районда, мәктәптә уздырылган чараларда мәктәбебез укучылары да актив катнаша. Бүген чираттагы бәйрәм Урта Курса авылында үтте. Биредә Г.Тукай исемендәге урам булганлыктан, җирле үзидарә, авыл мәдәният йорты, мәктәп, китапханә белән берлектә зур бәйрәм чарасы урамда уздырылды. Матур итеп бизәлгән сәхнәдә Тукай әкиятләрендәге геройларны - Шүрәлене, Су анасын, җигүле атта килгән Былтырны, "Кәҗә белән Сарык" әкиятендәге геройларны, бишек җырын көйләп сабыен йоклатучы ананы, Акбай белән Шәкертне, тырышып сабагын өйрәнүче Малайны һ.б. күрергә мөмкин иде. Кичәдә өлкәннәр һәм укучылар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Шүрәле килгән кунакларның күңелен ачты, көлдерде, төрле уеннар уйнатты. Ахырдан бар да тәмле ботка, кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйланды.
-
Бердәм Республика Тестына әзерлек 01.04.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары татар теле буенча сынау тестында катнаштылар һәм барлык биремнәрне дә уңышлы башкарып чыктылар.
-
Отряд вожатыйлары конкурсы 31.03.2016 31 нче мартта отряд вожатыйлары Республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Әлеге конкурста безнең мәктәптән 7 сыйныф укучысы Солтанова Камилә катнашты. Конкурс өч этапта үтте: “Мин-вожатый” темасына эссе, визит карточкасы - вожатый буларак үз эшләрең турында презентация, педагогик ситуацияләр чишү. Камилә “Иң яшь отряд вожатые” номинациясендә җиңү яулады.

-
Шигырьләр өйрәнәбез 30.03.2016

Сөекле шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан барлык классларда да шагыйрьнең әсәрләре белән танышу дәвам итә. 1 нче класс укучылары бүген каникулда өйрәнеп, ятлап килгән шигырьләрен сөйләделәр һәм шагыйрь әсәрләре буенча мультфильмнар карадылар.
-
Котлыйбыз! 28.03.2016

Бүген «Арча» спорткомплексында 2001-2002 нче елгы һәм аннан да яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында волейбол турниры узды. Анда район мәктәпләре командалары белән беррәтән Биектау, Әтнә, Теләче командалары да катнашты. Мәктәбебезнең кызлар командасы әлеге ярышта бик күп көндәшләрен артта калдырды һәм Яңа Кенәр, Әтнә, Теләче командаларыннан азга гына калышып, 4 нче урынны яулады, җиңүчеләр булды. Команда составында Мингазова Зилә, Садриева Альбина, Мөхәмәдиева Алия, Мингазова Илүзә, Солтанова Камилә, Хөснетдинова Инзилә, Галимуллина Илүзә уйнады. Афәрин, кызлар!
-
Волейбол секциясендә 25.03.2016

Каникул вакытында да волейбол секциясенә йөрүче кызлар спортзалга тренировкаларга йөриләр, ярышка әзерләнәләр.
-
Имтиханга әзерлек 23.03.2016

9 нчы класс укучылары бүген сайлап алынган биология фәненнән имтиханга әзерләнделәр, биремнәр эшләделәр.
-
Шушмабашта көрәш ярышы 21.03.2016

19 нчы март көнне Шушмабаш урта мәктәбе базасында Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган ООО СХП "Северный" җитәкчесе кубогына милли көрәш ярышы булды. Мәктәбебез көрәшчеләре әлеге ярышларда да сынатмады: Сәләхов Илнар (8 кл.), Мөхәрләмов Айдар (7 кл.), Нурисламов Рәниф (7 кл.) өчесе дә үз үлчәү авырлыгында 3 нче урынга лаек булды. (тренерлары - Әхмәдиев М.Г.) Афәрин, егетләр! Җиңүегез белән котлыйбыз!









