муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << ( 311 ) 312 313 314 315 316 317 318 319 320 >>
-
"Җиңү язы" - батырлык дәресләре 06.05.2016 Сугыш афәте илебезнең һәр йортына кереп, күңелләрдә тирән эз калдырган. Бу елларда югалту кичермәгән гаиләләр илебездә булмагандыр, мөгаен. Сугыш турындагы тетрәндергеч хатирәләрне бабаларыбыздан, әбиләребездән ишетеп үстек, кинолардан карап белдек. Җиңү көне алдыннан һәрбер класста да укучылар сугыш, “Сугыш чоры балалары” турында фильмнар карадылар.

-
"#Победная весна# Җиңү язы" 06.05.2016

Бүген барлык укучылар колонналарга тезелеп,«Катюша», «День Победы»,"Солдатлар" кебек сугыш чоры җырларын башкардылар, стройда атлап үттеләр.
-
Бакчада кызу эш 05.05.2016 “Язның бер көне ел туйдыра” ди татар халык мәкале. Шуңа күрә безнең мәктәп бакчасында язгы эшләр тулы көченә башланып китте. Укучыларыбыз бәрәңге һәм суган утырту өчен җир казыйлар, тырмалыйлар, чәчәклекләрне матурлыйлар. Помидор үсентеләре җиргә чыгарылды, борыч,баклажан, кәбестә, чәчәк үсентеләре дә әзер, бары көннәр генә җылынсын.

-
"Җиңү язы" акциясе 04.05.2016

Җиңү көне! Өлкән буын аны якынайту өчен күпме кан койды! Күп газаплар, кайгы-хәсрәтләр китерде сугыш. Күпме арысландай егетләребез яу кырында ятып калды, күпме сылу кызлар ир назыннан мәхрүм булды. Зур корбаннар бәрабәренә булса да Советлар Союзы Европаны фашизм тырнагыннан коткарып калды.Сугыш кырларында үз-үзләрен аямаган авылдашларыбызны хәзерге буын фотоларда гына күреп белә. "Җиңү язы" акциясе барышында укучылар сугышта булган авылдашларыбызның фотолары белән музейда танышалар.
-
"Җиребезне сакла!" - рәсем конкурсы 03.05.2016

Мәктәбебезнең 5 нче класс укучылары Гайнуллина Зилә һәм Абдуллин Илсаф Бөтенхалык Җир көненә багышланган "Җиребезне сакла!" дип аталган рәсем конкурсында катнаштылар һәм грамота белән бүләкләнделәр.(Җитәкчеләре - Сафина Н.Г.) Әлеге конкурс Арчаның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау оешмасы тарафыннан оештырылды.
-
1 Май бәйрәме белән! 01.05.2016
1 Май – Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне. Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символлары булып торалар. Әлеге җылы яз көннәре барыгызга да яшәү көче бирсен. Бәйрәм белән! -
“Хәвефсез тәгәрмәч – 2016” бәйгесе 30.04.2016 30 апрель көнне Арчаның 5 нче номерлы гимназиясендә районкүләм бәйге - "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы уздырылды. Ул быел ГИБДД ның 80 еллык юбилеена багышланды. Укучылар юлда йөрү кагыйдәләре,беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта йөрү буенча көч сынаштылар.Мәктәбебезнең 4 класс укучылары Бикбаева Алия, Гарифуллина Рания, Шафигуллин Камил, Шагниев Рәмзил бу бәйгедәге барлык конкурсларда да актив катнаштылар.

-
Өмәдә 30.04.2016

Бүген мәктәбебезнең укытучылары, барлык укучылары өмәдә катнаштылар. Мәктәпнең тирә-юне, койма буйлары корыган үләннәрдән чистартылды.
-
"Без - Тукай варислары!" 29.04.2016

28 нче апрель көнне Арча шәһәренең 5 нче гимназиясендә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Без - Тукай варислары" дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән 3 нче класс укучылары Шәфигуллин Камил, Шаһниев Рәмзил, 8 нче класс укучысы Минһаҗева Зилә дә катнашты. Минһаҗева Зилә "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңүче дипломына лаек булды. 3 класс укучылары Камил белән Рәмзил дә уңышлы чыгыш ясадылар.Котлыйбыз!!!
-
Европа күләмендә авырулар йогудан саклану атналыгы 28.04.2016 Европа күләмендә авырулар йогудан саклану атналыгы (ЕНИ) Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 2005 елдан башлап, ел саен 20-25 апрельдә уздырыла. Төп максаты – республика халкына, аеруча әти-әниләргә вакцинациянең мөһимлеге, яшеңә карап, прививкаларны үз вакытында ясату зарурлыгын аңлату. Йогышлы авыруларга каршы прививка ясатмаган балалар һәм өлкәннәргә авыру йоктыру куркынычы яный һәм алар әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра. Урта Курса төп гомуми белем мәктәбенең 5 нче класс укучылары фельдшер -акушерлык пунктында булдылар. Фельдшер Набиева Альбина апалары прививка төрләре, аларны саклау үзенчәлекләре белән таныштырды. Прививка ясау үзенчәлекләре белән таныштыргач, прививка ясау ысулларын күрсәтте.










