муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 311 312 313 314 315 316 ( 317 ) 318 319 320 >>
-
Ата-аналар җыелышы 19.03.2016 18 нче март көнне Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта узган чирек нәтиҗәләре анализланды. “Бәхет өчен күп кирәкме?” исеме астында ток-шоу уздырылды.Укучылар һәм әти-әниләр белән үткәрелгән анкеталар анализланды һәм нәтиҗә ясалды.Мәктәп укучыларының язгы каникуллары вакытында тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды.

-
Гөлзада Сафиуллина белән очрашу 18.03.2016 18 март көнне мәктәбебездә Татарстан Республикасының халык артисты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья төрки хатын-кызлары бердәмлеге һәм теләктәшлеге ассоциациясе президиумы әгъзасы, “Сөембикә варислары” төрки-татар балалар иҗаты фестивален оештыручы Гөлзадә Гомәр кызы Сафиуллина белән очрашу кичәсе узды. Әлеге очрашу укучылар чыгышы белән башланды. Гөлзада апа Сафиуллина укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, тел, тарих, җыр сәнгате буенча эчтәлекле әңгәмә үткәрде, укучыларга үзенең җырларын, мөнәҗәтләрен тәкъдим итте. Укучыларга әлеге очрашу кичәсе бик ошады.

-
Живая классика 17.03.2016

Сегодня прошел районный этап Всероссийского конкурса юных чтецов «Живая классика». Целью данного мероприятия является развитие и популяризация детского художественного чтения, повышение интереса учащихся к классического литературе, поиск и поддержка талантливых детей.Из нашей школы на этом конкурсе успешно выступила ученица 7 класса Султанова Камиля и награждена Дипломом.Пожелаем ей дальнейших успехов!
-
Арчада - бал 17.03.2016

17 мартта Арчада бал биюләре уздырылды. Әлеге бәйрәмдә барлык мәктәпләрдән килгән егетләр һәм кызлар матур биюләр тәкъдим иттеләр. Мәктәбебезнең укучылары да әлеге бәйрәмдә уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Инглиз теле түгәрәгендә 16.03.2016

1 нче класс укучылары инглиз теле түгәрәгендә бик теләп шөгыльләнәләр. Укучылар белән диалогик сөйләм өстендә эш алып барыла. Алар видеоязмалар һәм аудиоязмалар белән танышалар, хәрефләрне укырга һәм язарга өйрәнәләр.
-
Чаңгы сезонын ябу 15.03.2016

Уку елы мәктәбебез чаңгычылары өчен уңышлы булды.Районда уздырылган барлык чаңгы ярышларында да команда призлы урыннар яулады. Сезон ябылу уңаеннан мәктәптә 1-9 нчы класслар арасында чаңгы буенча эстафета уздырылды. Атналык линейкада җиңүчеләр билгеләп үтелде.
-
Г.Тукайның туган көнен каршылап 14.03.2016 Габдулла Тукай туган көнгә әзерлек эшләре ел башыннан алып барыла. Башлангыч сыйныф укучылары мәктәп һәм авыл китапханәсенә бардылар, Тукай китапларыннан күргәзмәләр оештырдылар, шигырьләрен, әкиятләрен яттан сөйләргә әзерләнәләр. Тукайга багышлап шигырьләр дә иҗат итәләр һәм заманчалаштырып сәхнәләштерергә әзерләнәләр.

-
Госман Бакировны искә алу кичәсе 12.03.2016 12 март- авылдашыбыз,балалар язучысы Госман Бакировның туган көне. Шул уңайдан Урта Курса төп гомуми белем мәктәбендә язучыны искә алу кичәсе үткәрелде. Кичәдә әдипнең кызы, бүгенге көндә Казан шәһәрендә гомер итүче Суфия ханым, оныгы Айдар, Курсада, Арча һәм Казан шәһәрендә яшәүче туганнары, "Казан арты" тарих-этнография музееның сәнгатьбүлеге җитәкчесе Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы катнашты. Алар Госман ага турында истәлекләр белән уртаклаштылар.Мәктәпнең татар теле укытучылары һәм «Казан арты» музее хезмәткәрләре оештырган күргәзмәдә язучының төрле елларда басылган китапларын, фоторәсемнәрен күрергә мөмкин иде. Кичәдә укучылар әдипнең тормыш юлы белән тулы итеп таныштырдылар, балалар өчен язган "Кар йорт" шигырен, "Сабый чак истәлекләре"н, "Укытучы апам" повестеннан өзекләр сәхнәләштерделәр, "Хәзинә" дип исемләнгән 1пәрдәле маҗаралы тамашаны тәкъдим иттеләр.

-
Математик кичә 11.03.2016 Математика атналыгы кысаларында 5-6 нчы класс укучылары арасында Абдуллина В.И. "Тылсымлы математика" исемле кичә уздырды. Кичә барышында укучылар математика фәне буенча үзләренең көчләрен, белемнәрен сынадылар.Төрле сорауларга җаваплар бирделәр, кызыклы мәсьәләләр, ребуслар, табышмаклар,башваткычлар чиштеләр.

-
Открытый урок 10.03.2016 Сегодня учитель математики Абдуллина Винера Ильгизаровна провела открытый урок в 5 классе по теме "Деление десятичных дробей на натуральные числа". Урок оказался весьма эффективным.










