муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 ( 249 ) 250 >>
-
Сез иң гүзәл кеше икәнсез 03.10.2018

Мәктәбебездә өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" исеме астында кичә уздырылы. Әлеге бәйрәмгә хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз һәм хезмәткәрләребез чакырылды.
-
1 октябрь - өлкәннәр көне 01.10.2018

Хөрмәтле ветераннар! Сезне игелеклелек һәм тирән ихтирам-хөрмәт чагылышы булган Өлкәннәр көне белән ихлас котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез.
-
“Мәктәпкә юл” 28.09.2018
Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә “өй-мәктәп-өй” маршруты буенча “куркынычсызлык минутлары” үткәрелде.Мәктәпкә килгәндә һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Хәзер авыл урамнарында да машиналар күп йөри. Юлга чыксак, бертуктаусыз машиналар йөрүенә аптырап, югалып калабыз. Шуңа күрә без бүген юл иминлеге кагыйдәләре иленә сәяхәткә чыктык.Юл билгеләрен исегездә тотыгыз! Юлларда һәрвакыт игътибарлы булыгыз! -
Иминлек атналыгы 27.09.2018

Җәйге каникуллардан соң балаларның игътибарын куркынычсызлык кагыйдәләренә юнәлтү максатында төрле сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә. 8 нче сыйныф укучылары юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту, күнекмәләрне камилләштерү максатыннан тәрбия сәгатен ачык һавада үткәрде.
-
Олимпиадалар башланды 26.09.2018

Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп туры башланды. Мәктәп турында биремнәрне уңышлы эшләгән укучылар муниципаль турда катнашачак.
-
Профсоюз дәресе 25.09.2018

1995 елдан 24 сентябрь профсоюз активисты көне буларак билгеләп үтелә.Шушы уңайдан Урта Курса төп гомуми белем мәктәбендә 7-8 класс укучылары өчен "Эш урыннарында хезмәтне саклау" темасына профсоюз дәресе үткәрелде. укучылар киләчәк тормышлары өчен мәгълүмат алдылар, сорауларга җаваплар таптылар.
-
Куликово сугышы. Викторина 21.09.2018

Бүген укучылар белән "Куликово сугышы" темасына викторина уздырылды. Ерак чорга кайту, эзләнүләр аша аларның күзаллаулары, фикерләүләре баетылды.
-
Сәламәт булыйк! 19.09.2018

Көзнең явымлы, салкынча көннәре башлану белән тын юллары авырулары, төчкерүче-йөткерүчеләр саны арта, грипп баш калкыта. Грипп социаль әһәмияте ягыннан йогышлы авырулар арасында беренче урында тора. Ә йогышлы авырулар төрле катлаулануларга, күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә соңгы елларда гриппка каршы вакцинация үткәрүгә зур игътибар бирелә. Вакцинаны теләгән һәркем ясата ала. Бүген мәктәп укучыларына да гриппка каршы вакцина ясалды.
-
Куркынычсызлык айлыгы 17.09.2018

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында, мәктәптә “Нәрсә ул экстремизм?”, “Юллардагы куркынычсызлык” дигән темаларга класс сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде. Укучыларга әлеге сүзләрнең мәгънәләре аңлатылды, куркыныч туганда үз -үзенне тоту кагыйдәләрен белергә, һәрвакыт сак һәм уяу булырга кирәклеге төшендерелде.
-
Көзге кросс 13.09.2018

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан ел саен уздырылучы көзге кросста укучылар теләп катнашты.









