муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << ( 251 ) 252 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Сау бул, "Кояшкай!" 24.06.2018

Бүген лагерь тәмамлана. Бераз моңсу, чөнки 21 көн буе бергә уйнаган, уйлаган, эшләгән, иҗат иткән, бер гаилә кешеләре кебек дус-тату колллективның саубуллашыр вакыты килеп җитте. Ә алда ҖӘЙ! Барыбызга да ял итеп, сәламәтлегебезне ныгытып, үсеп, көч туплап исән-имин яңа уку елына килергә насыйп булсын!
-
23 июнь - "Объективта - БЕЗ!" 23.06.2018

Бүген табигатькә экскурсия аеруча күңелле узды. Аннан "Безгә бергә күңелле!" темасына отрядлар арасында альбом ясау оештырылды. Һәркем тырышып һәм фантазиясен эшкә җигеп күңелле мизгелләрдән фотолар туплады, лагерьда узган күңелле минутларны рәсемгә төшерде.
-
Беркем дә онытылмаска тиеш! 22.06.2018
22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә һәм әлеге сугыш, анда һәлак булучылар искә алына. Бүген лагерьга йөрүчеләр белән мәктәп музеена экскурсия оештырылды. "Алар Ватанны сакладылар" бүлегендә укучылар бик күп экспонатлар белән таныштылар, бабалары турында да байтак мәгълүмат белделәр. -
21 июнь - "Көлке көне" 21.06.2018

Бүген "Көлке көне" - отрядлар арасында КВН узды. Барыбыз да тапкырлыкта, зирәклектә сыналдык.
-
20 июнь - "Мин - иң остасы!" 20.06.2018

Бүген «Мин һәм минем дусларым» темасына фотосессия узды. «Мин - иң остасы!» исемле чара үткәрелде.
-
19 июнь-"Малайлар көне" 19.06.2018

Иртәнге линейкадан соң саф һавада уеннар оештырылды. Аннары "Малайлар көне" оештырылды. Малайлар үзләренең физик мөмкинлекләре, тапкырлыклары, зирәклекләре буенча ярыштылар. Көндезге аштан соң Урта Курса Мөхәммәтвафа мәчетенә экскурсиягә керделәр. Көн бик уңышлы узды.
-
18 июнь - "Хәтер һәм матәм көне" 18.06.2018

Бүген "Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый" девизы астында укучылар "Чиста обелиск" акциясендә катнаштылар.
-
"Әкияттә кунакта" 17.06.2018

Бүген лагерьда безнең тема - "Әкияттә кунакта". Отрядлар арасында әкиятләрне белү һәм сәхнәләштерү буенча конкурс оештырылды. Аннары Г. Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү буенча үзебезне сынадык..
-
"Син үзеңне беләсеңме?" 16.06.2018

16 июнь - "Син үзеңне беләсеңме?" - үзеңнең физик мөмкинлекләрең, белемең, иҗади осталыкларыңны сынау көне.
-
15 июнь - "Сәламәтлек көне" 15.06.2018

"Яшь буын сәламәт яшәү рәвеше сайлый" темасына әңгәмә узды, начар гадәтләрне куллануга каршы пропаганда чаралары үткәрелде. Отряд газеталары, рәсемнәр, шигырьләргә конкурс оештырылды.









